Быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән 7–10 көнгә соңгарак калып башланачак

2010 елның 2 апреле, җомга
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре раславынча, быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән 7–10 көнгә соңгарак калып башланачак. Көз көннәрендә туфракта дымның тиешле нормадан өч тапкырга ким булуы язгы чорда үзен нык сиздерергә мөмкин.

Көзге культураларның торышы төрле җирдә төрлечә. Якынча исәпләүләр күрсәтүенчә, кышкы салкыннардан көзге культураларның 20 проценты, ягъни 160 мең гектар чамасы чәчүлекләр зыян күргән. Тиешле технологияләр кулланып, иртәрәк чәчелгән мәйданнарда игеннәр бердәм булып күтәреләчәк, ди белгечләр.

Биология фәннәре докторы, профессор М.Пономарева раславынча, үзебезнең галимнәр уйлап тапкан орлыклар кышкы салкыннарга әллә ни бирешмәгән. Бигрәк тә көзге бодайның "Казан-560" сортын чәчүчеләр откан. Әлеге сорт республикада 160 мең гектарда чәчелгән икән. Җир галиме игенчеләребезгә чәчү мәйданнарын иртә язда ук азот ашламасы белән тукландырырга киңәш итә. Җирләр кардан арыну алдыннан кырларны самолеттан карап әйләнеп, тиешле барлык чараларны үзвакытында башкаруның әһәмияте быел бигрәк тә зур булачак, ди М.Пономарева.

Язгы чәчүләрне башкарып чыгар өчен 304 мең тонна чәчүлек орлык кирәк булачак. Ходайга шөкер, орлыклар җи­тәрлек әзерләнгән. Тик менә элиталы, ягъни иң югары уңыш бирергә сәләтлесе генә барлык орлыкның 17 процентын тәшкил итә икән. Татарстан кебек фәнни яктан алга киткән республика игенчеләре өчен бу азрак, әлбәттә. Орлыкларның сыйфаты бигрәк тә фермер хуҗалыкларында түбән. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дигәндәй, сыйфатсыз орлыктан югары уңыш алып булмый шул инде. Орлык запасларына килгәндә, республикада ул җитәрлек күләмдә әзерләнгән – 30 мең тонна запас та бар әле.

Күп хуҗалыклар язгы кыр эшләрен быел да зур әзерлек белән каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International