Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
– Минтимер Шәрипович, Сез Габдулла Тукайны һәрвакыт беренче урынга куеп, аның исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә республика һәм ил күләмендә күп эшләдегез. Барыбызга да мәгълүм ки, Тукай – Сезнең иң яраткан шагыйрегез. Сез аны шәхсән ничек күзаллыйсыз?
– Баштан ук искәртеп куясым килә: мин үземне Тукай иҗатының белгече дип санамыйм. Аның татар халкы тарихындагы олы вазифасы һәм иҗатының әһәмияте турында күп язылган, күп әйтелгән. Минем бары тик үз фикерләремне генә белдерәсем килә.
Без – дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша танып-белеп, ул язганча кабул итеп үскән бәхетле буын кешеләре. Беренче әкиятләр, гадәттә, гомер буена истә кала. Мин, мәсәлән, «Шүрәле» әкиятен хәзергәчә яттан хәтерлим. Чынлап та, балачакта без урманда һичшиксез – Шүрәле, елгада Су анасы яши дип уйлый идек. Иң кызыгы шул: «Шүрәлебез һаман да шунда яшәп ятмый микән?» дигән шик күңел түрендә хәзергәчә саклана... «Эш беткәч, уйнарга ярый» дигәнне дә кечкенәдән күңелгә сеңдереп калдык. Телебез ачылганда ятлаган беренче шигыребез – «И туган тел, и матур тел», аның халык көенә җырлануы да тирән мәгънәгә ия. «Туган тел» – ул безнең өчен бишек җыры да, милләт гимны да, ана телебезгә мәдхия дә. Гомумән, Тукай гел янәшәбездә, татар милләтенең тормыш-көнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә, күңел түрендә яши, ул безне һәрзаман берләштереп-рухландырып тора. Гомерем буе Тукайга мөкиббән булуым да шуннан киләдер, мөгаен.
Шунысын әйтергә кирәк, Тукайны беренче урынга куюым татар шагыйре булганы өчен генә түгел, шигъри фикеренең тирәнлеге һәм тормышчан фәлсәфәсе өчен дә. Даһи даһи инде ул! Шундый кыска гомерендә шулкадәр күп эшләргә өлгергән. Даһи шагыйрьләр, пәйгамбәрләр кебек, вакыйгалар асылын күп елларга алдан тоемлый. Үз язмышы бик ачы булгангамы, без гомер буена да аңлый алмаган бу дөньяның асылына Тукай яшьтән үк төшенгән. Яши-яши шуңа инандым: ул безгә үзенең тиңсез әдәби мирасын укып ләззәтләнер өчен генә түгел, аңа универсаль кодекс буларак таянып эш итәр өчен калдырган. Тукай татар милләтен ничек бар, шулай тасвирлый. Ул аны артык мактамый, әмма кимсетми дә. Ул аңа шактый тәнкыйди карый, ләкин милләтнең абруен саклый. Иң мөһиме – уйланырга мәҗбүр итә һәм киләчәккә өмет тудыра. Шагыйрь һәрвакыт үз халкының тарафдары булган, татарларны мәгърифәтле итеп, дөньяның иң алдынгы милләтләре сафында күрәсе килгән аның. Шуңа күрә ул милли үсеш юнәлешен күрсәтеп, алдыбызда килеп туачак катлаулы сорауларга да җавапларны әзерләп куйган. Узган гасырның 90 нчы еллары башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Ул чорда мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан да Тукай шигърияте яңгырады. «Рус җирендә без әсәрле, эзле без», «Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!», «Без туган – бер җепкә бергә теркәлеп», дигән юлларына нигезләнеп, хәлиткеч карарлар кабул иттек. Шуңа күрә авыр сынаулардан уңга-сулга тайпылмыйча, исән-имин генә түгел, чыныгып, көчәеп чыктык.
«Вакытны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,/ Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып», – дип язган Тукаебыз. Һәм ул тулысынча хаклы. Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә.
– Бу нисбәттән, шагыйрьнең бүгенге вәзгыятькә кагылышлы нинди фикерләренә игътибар итәсез?
– Татарстанның тарихи-мәдәни истәлекләрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү барышында без «күренекле универсаль хәзинә» дигән төшенчә белән эш иттек, дөрес, ул матди мирас объектларына кагыла. Әмма бу очракта мин болай дияр идем: безнең халык өчен Тукай иҗаты – күренекле универсаль рухи хәзинә ул. Аны белә, аңлый һәм бәһали белгән кеше, заманның нинди булуына карамастан, һәрвакыт үз сорауларына җавап таба алачак.
Шунысын әйтергә кирәк, хәзерге заман алдыбызда моңарчы күрелмәгән киң мөмкинлекләр ачты, әйтик: яңа технологияләр, интернет, ясалма фәһем һ.б. Сүз дә юк, аларны тормышыбызны яхшырту, камилләштерү, шул исәптән, мәсәлән, Габдулла Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнү, күрсәтү максатында куллану – максатка ярашлы гамәл. Шулай кирәк тә. Әмма шул ук вакытта, фән-техника казанышларына бәйле кайбер дөньякүләм процесслар төрле мәдәниятләрне бер калыпка салып, төссез һәм эчтәлексез итүгә китерә, милли рухиятебезне җимерү белән яный. Кызганычка каршы, алар кешелекнең әхлакый алгарышы белән бергә бармый. «Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына, / Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына», – дип фикерләгән бу турыда Габдулла Тукай.
Шуңа күрә хәзер без, бөтен илебез белән, аңлы рәвештә, традицион рухи кыйммәтләребезне, гореф-гадәтләребезне, милләтара һәм динара татулыкны һәм бердәмлекне саклау юлыннан барабыз.
Күрәсез, Тукай шигырьләре бүген дә заманча яңгырый. Моның хикмәте, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуында. Тукай – халык улы, халык арасында яшәп, шул тормышның кайгы-шатлыкларын аңлап, аларны әйтеп бирә алган: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул». Моннан да матуррак, мәгънәлерәк, камилрәк әйтү мөмкин түгелдер. «Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер», дип язган Тукай. Иҗатчыларыбызның күп буыннары үз әсәрләренең халыкчанлыгын тикшерергә теләп, нәкъ менә шушы көзгегә караган. Хәзерге заманда җыр-музыка, иҗат дөньясында кайнаучыларга Тукайның «Халык моңнары», «Халык әдәбияте» дигән әсәрләрен яңадан укып чыгу һич тә зыян итмәс иде дип уйлыйм.
Җыеп кына әйткәндә, Габдулла Тукайның иҗаты – милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәр өлкәдә, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе һәм рухи таяныч ул.