ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2010 ел
сишәмбе
6 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык Советы һәм Идел буе федераль округы Советы киңәшмәсендә катнаша.
2010/2011 уку елында РФ Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасында катнашучыларны сайлап алу башлана. Яңа идарә технологияләрен үзләштерергә теләк белдерүче Татарстан белгечләрен сайлап алу агымдагы елның 20 июненә кадәр дәвам итәчәк. Тестлар ярдәмендә сынауны уңышлы узган 155 идарәчесе әлеге Президент программасы нигезендә менеджерлыкны нәтиҗәле үстерү буенча белем алачак. Быелгы сайлап алуның шартлары һәм Президент программасының Татарстанда идарәче кадрларны әзерләүдәге роле бүген ТР Министрлар Кабинетында узачак брифингта төп тема булачак. Журналистлар белән очрашуга икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин чакырылган.

5
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
5 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2009 елда РФ субъектлары арасында гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясау буенча Үзәк конкурс комиссиясе рәисе, генерал-лейтенант Сергей Николенко белән очрашты.
"Казан ярминкәсе" ачык акционерлык җәмгыяте территориясендә 6-8 апрель көннәрендә унынчы мәртәбә "Мәгариф. Карьера" дип аталган махсус күргәзмә оештырыла. Күргәзмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, КАзан шәһәре мэриясе белән берлектә уздырыла.
5 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Павел Ипатовның Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларына рәсми рәвештә керешү тантанасында катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин Саратов өлкәсенә бер көнлек сәфәре вакытында, Милли татар гимназиясендә булып, өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак.
2009 елда "Татнефть" ААҖнең чиста табышы Россия бухгалтерлык исәбе стандартлары буенча 50,87 миллиард сум тәшкил итте. Бу 2008 елдагыга караганда 48 процентка, ягъни 34,3 миллиард сумга артык.
Казан шәһәренең "Җир асты транспорты корылмалары төзелеше буенча дирекция" МУП 2010 елда метро төзелешендә заказчы-застройщик булачак. Ә бюджет акчаларын алу, алар белән идарәдә җаваплылык үзәге итеп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы билгеләнгән иде.

Шушы көннәрдә министрлыкта "Җир асты транспорты корылмалары төзелеше буенча дирекция" муниципаль предприятиесе белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Министрлыктан алынган хәбәрләргә караганда, дирекция белән аңа метро төзелеше буенча заказчы-застройщик вазифаларын йөкләү турында дәүләт контракты төзеләчәк.

Шул рәвешле, метро төзелешенә бүленгән бюджет акчаларын файдалануны контрольдә тотуның ике баскычлы системасы булдырылачак.

4
апрель, 2010 ел
якшәмбе
4 апрельдә Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

3
апрель, 2010 ел
шимбә
3 апрельдә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак йортларны тапшыру һәм Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәбрикләве

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International