ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
7 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кыла.
Татарстан Республикасында 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшырту буенча исемлеккә язылган Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше оешкан төстә бара. 2010 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, торак белән тәэмин ителмәгән 19 ветеран, ә 6 апрельдәге мәгълүматлар буенча 5 ветеран калган булса, хәзер ул мәсьәләләр хәл ителгән инде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 апрель көнне видеоконференция-элемтә барышында Россия Федерациясенең төбәкләрне үстерү министры Виктор Басаргинга шул турыда мәгълүмат бирде.
7 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан Ратушасында Казансу елгасының уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясе тәкъдим ителде.

6
апрель, 2010 ел
сишәмбе
6 апрель көнне Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды. Анда ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Ассамблеянең Татарстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлегенә кагылышлы иде.
РФ Пенсия фондының ТР бүлеге Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, 2009 елда пенсия фондының лидеры һәм иң яхшы бүлеге исемнәренә лаек булды. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамовны котлады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Ел саен уздырыла торган әлеге традицион бәйгедә РФ Пенсия фондының төбәкләрдәге 82 бүлеге катнаша. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бүлеге эшне оештыруда алдынгы форма һәм ысуллар кулланган, клиентлар хезмәтенең нәтиҗәлелеген тәэмин иткән, мәҗбүри пенсия иминияте өчен иминият кертемнәрен нәтиҗәле җыйган өчен җиңүче дип табылды.
Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Быел Казанда Россия-Алмания идарәче кадрларын әзерләү программасы идарә комитетының унынчы юбилей утырышы узачак. Чараның әлегә төгәл датасы билгеләнмәгән. Аның июль-сентябрь аралыгында узачагы гына мәгълүм. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин хәбәр итте.

РФ халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру тарихында беренче тапкыр буларак, узган ел ахырында аның кысаларында Россиягә немец белгечләренең стажировкасы оештырылган иде. Тәҗрибә төбәге итеп сайланган Татарстанда Алмания предприятиеләренең 12 менеджеры стажировка узды.

"Татарстан" авиакомпаниясе" ААҖ 1 майдан Казаннан Прагага очышлар башлый. Пассажирларга сишәмбе һәм шимбә көннәрендә Boeing 737-500 очкычы хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте. "Казан" аэропорты язгы-җәйге сезонда традицион рәвештә рейслар санын арттыра һәм очышлар географиясен киңәйтә. Быелгы сезон да искәрмә булмаячак.
7 апрельдән башлап "Казан" Халыкара аэропорты" ачык акционерлык җәмгыятеннән Норильск - Казан - Махачкала маршруты буенча авиация элемтәсе җайга салыначак. Пассажирларга һәр чәршәмбедә бөтен уңайлыклары булган Ту-134 самлеты хезмәт күрсәтәчәк. Тагын шунысы бар, пассажирларга очкычлар кузгала торган аэропортның жирле вакытына ориентлашырга кирәк. Яңа юнәлешкә билетлар сатыла башлады инде.

ТР Дәүләт Советы татарстанлыларның Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ветераннар өчен акча җыю буенча инициативасын хуплап чыкты һәм республика халкын әлеге хәйрия акциясенә кушылырга чакыра.

Татарстан парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын "Җиңү" дип исемләнгән махсус хисап счетына күчерде. Бу счет "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды тарафыннан март ае башында ачылды. Бүгенгә көнгә кадәр анда якынча 14 млн. сум акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International