ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2010 ел
җомга
9 апрельдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы район, шәһәр Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләре белән очраша. Очрашу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.

Очрашуда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышыначак.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Гайнетдинов "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү турында" дигән темага чыгыш ясаячак.

Укытучы елының календаре әзерләнде. Ул елның төп вакыйгалары үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирүче ышанычлы юл күрсәткеч булыр дип көтелә. Бердәм документта тәүге тапкыр Россия Федерациясе территориясендә узачак Укытучы елының барлык төп вакыйгалары тупланган. Анда күргәзмәләр, ярминкәләр, форумнар, конференцияләр, ассамблеялар, cъездлар, акцияләр, төбәкара, Бөтенроссия һәм Халыкара күләмдәге конкурслар бар.

Чаралар педагоглар һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм Россия мәгарифенә битараф булмаган барлык кешеләргә кагыла. Вакыйгалар Россия Федерациясенең бөтен территориясен һәм илебезнең күп кенә шәһәрләрен колачлый. Календарьга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грант программасын тәмамлаучылар форумы да (ул 27-28 сентябрь көннәрендә Казанда узачак) кертелгән.

Календарь белән Укытучы елы матбугат үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

8
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
8 апрельдә Россиянең Спорт һәм туризм министрлыгында аның башлыгы Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Алабуга мэры Илшат Гафуров КДУ базасында оештырылган Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнде. 8 апрельдә РФ Премьер-министры Владимир Путин Новосибирскида югары һөнәри белем бирүне модернизацияләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә яңа ректорны тәкъдим итте. Ул - Алабуга мэры һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасын оештыручыларның берсе Илшат Гафуров. 2002 елның маеннан алып Казан дәүләт университетын Мәгъзүм Сәлахов җитәкләде.
8 апрельдә Казанда "IT-Summit’2010. Индустрия лидерлары очрашуы" дигән форум ачылды. Саммит ачылышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкаручы Фәрит Фазылҗанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. "Быел Татарстан һәм республикабыз башкаласы - меңьеллык Казанның конференцияне үткәрү урыны итеп сайлануына шатмын. Без инновацияле икътисадка басым ясыйбыз, аның нигезендә югары технологияле җитештерү ята. Бу безнең стратегик сайлау. IT-технологияләрне үстерү - инновацияле икътисад һәм төбәкнең чәчәк атуы өчен беренче нигез. IT-өлкәнең алга таба үсеш юнәлешен билгеләү максатыннан республикада "Интеллектуаль Татарстан-2020" мәгълүмати коммуникация технологияләрен үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла", - диелә ТР Президентының котлавында. Республика башлыгы саммитта катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен һәм уңышлар теләде.

"Икътисади үсеш мәсьәләләре көн үзәгенә беренче тапкыр гына чыгарылмый. Җитмешенче елларда фәнни-техник прогресс, аннан интенсив үсеш тибы дигән төшенчәләр кулланышта йөрде. Үзгәртеп кору башлангач, инновацияләр проблемасы онытылды", - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында "Республикада инновацион эшчәнлек: аны законнар белән тәэмин итү проблемалары һәм перспективалары" дигән темага узган матбугат очрашуында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев.
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов рәислегендә республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында аграр бизнесны нәтиҗәле үстерү максатыннан алга таба инвестиция кредитлары бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Очрашуга министрның тармак урынбасарлары, "Россия авыл хуҗалыгы банкы" ААҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Николай Баскаков, ТР агросәнәгать комплексының 165 алдынгы предприятиесе җитәкчесе һәм башкалар чакырылган иде. М.Әхмәтов үз чыгышында сөт һәм итне сатып алу бәяләре мәсьәләсенә кагылды. Ул шулай ук агымдагы елның өч ае нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү - 11, терлекнең артымы 7 процентка үсүен билгеләп үтте. Җитештерелгән продукциядән акчалата керем узган елгы күрсәткечтән 30 процентка артып киткән.

7
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
7 апрельдә Чаллыга эш сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"ААҖ җитештерү объектларында булды.
Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары "Алгарыш" республика программасы кысаларында Сан-Диего Дәүләт көллиятенә стажировкага бара алачак.

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Поминов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Сан-Диего Дәүләт көллияте президенты Мирамар Патрисия Сье белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында барды.

Очрашу башында Сье көллияттә белем алучы 13 мең студентка ачыла торган мөмкинлекләр хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Америкада көллияттә уку югары белемнең беренче баскычын үтүгә тиң. Сан-Диего Дәүләт көллиятен тәмамлаучыларның күбесе АКШның абруйлы вузларына укырга керә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Мартин-Лютер-Бунд" Берлеге Генераль Секретаре доктор Райнер Шталь белән очрашты. Анда Татарстандагы лютеран җәмгыятьләре ихтыяҗларына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International