Казанда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогы уйнатыла

2010 елның 9 апреле, җомга
9 апрель көнне "Ак Барс" Көрәш сараенда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогына Казанның шәхси команда чемпионаты старт алды.

Турнирны Казан башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты оештыра, дип белдерделәр Казан шәһәре думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлегендә.

Көрәш шәхси зачетта 9 авырлык категориясендә уза. Татар-башкорт көрәше кагыйдәләре буенча спортчы ике тапкыр җиңелгәч төшеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International