Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында 1 нче пост эшли башлый
12 апрельдә 15.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост ачылу уңаеннан, митинг булачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын каршылау чараларының әлегесендә рәсми затлардан ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Марат Бариев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә.
Казанда 25 апрельдә Төркия университетларына кабул итү имтиханнары оештырыла
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 25 апрелендә Казанда Төркия Республикасы университетларына кабул итү-сайлап алу имтиханы (TCS) уздырылу турында хәбәр итә. Тест рәвешендәге имтиханда тулы урта белемле яшьләр яки чыгарылыш сыйныф укучылары, 24 яшьтән узмаган затлар катнаша ала.
Министрлыкның рәсми хәбәрләренә караганда, төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына җибәрелә. Студентларга Төркия Республикасының дәүләт стипендиясе түләнә һәм тулай торакта урын бирелә. Юл чыгымнарын яшьләр үзләре күтәрә.
Татарстан җитәкчелеге һәм республика халкы полякларның кайгысын уртаклаша
11 апрельдә, Смоленск янында Польша Президенты Лех Качиньский, аның хәләл җефете, әйдәп баручы сәясәтчеләр төркеме һәм илнең башка җитәкчеләренең фаҗигале рәвештә үлү уңаеннан, Кайгы уртаклашу китабы ачылды.
Якшәмбе көнне меңләгән Мәскәү халкы Мәскәүдәге Польша Илчелеге янына поляк халкының кайгысын уртаклашыр һәм чәчәкләр салыр өчен килде.
Бу көнне, Татарстан Республика Президенты йөкләмәсе буенча, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм республика халкы исеменнән Польша Илчелеге янында чәчәкләр салынды һәм Кайгы уртаклашу китабында язу калдырылды.
Гданьск мәчетендә БТК БК,татар халкы исеменнән килгән кайгы уртаклашу телеграммасы укылган
10 апрель көнне кич Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов Польша татарлары халык берлеге президенты, Гданьск шәһәрендәге Польша Республикасы Татар мәдәнияте милли үзәге рәисе Ежи пан Шахуневич белән элемтәгә кергән.
Р.Гайнетдинов шул хакта хәбәр иткәнчә, сөйләшү барышында Е.Шахуневич, Польша җирендәге 5,5 мең татарның барысы да Смоленск янындагы илкүләм авиаһәлакәттә һәлак булганнар хакында тирән кайгыда, Польша мәчетләрендә 10 апрельда һәлакәт корбаннарына багышлап дога кылу чаралары узды, дип белдергән.
10
апрель, 2010 ел
шимбә
Татарстанлылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен үз түләүләрен Интернетта белә ала
Татарстан сынау төбәге буларак барлык кулланучылар да коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлеге һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен үз түләүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган интернет-портал булдырачак.
Бу хакта бүген торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең беренче утырышында тариф буенча ТР Комитеты рәисе Марина Фәйрушина белдерде.
Утырыш бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, комиссия рәисе Равил Моратов рәислегендә узды.
Казан федераль университетының яңа ректоры коллективка тәкъдим ителде
10 апрель көнне Гыйльми советның чираттан тыш утырышында Казан федераль университетының яңа ректоры Илшат Гафуров коллективка тәкъдим ителде.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башка рәсми затлар катнашты.
РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Илшат Гафуровны Казан университеты коллективына тәкъдим итте һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Рөстәм Миңнеханов: "Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисадын төзеп булмый"
10 апрельдә Казан университетының актлар залында Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашында уку йорты Гыйльми советының чираттан тыш утырышы узды.
Казан Кремлендә ТР Президенты РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов: "Капиталь ремонт тулы көченә эшли башлады"
10 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү фонды турында» 185-ФЗ номерлы Федераль Законны гамәлгә ашыру, 2010 елда торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
9
апрель, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов «МТС» ачык акционер җәмгыяте Президенты М.Шамолин белән очрашты
9 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов «МТС» ачык акционер җәмгыяте Президенты Михаил Валерьевич Шамолин белән очрашты. Очрашу вакытында «МТС» ААҖ һәм «Татнефть» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз