ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2010 ел
сишәмбе
13 апрель көнне Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсе коллективына яңа идарәче тәкъдим ителде.
"Казаньоргсинтез" узган ел ахырында Саклык банкыннан алган 35 миллиард сумлык кредитын түли ала. 13 апрельдә Казан Кремлендә Саклык банкы президенты, банк идарәсе рәисе Герман Греф Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шул хакта белдерде.
13 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тимоти Маи Шелпиди белән очрашты.
13 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе делегациясе белән очрашты.
ТР Икътисад министрлыгында проектларны финанслау буенча яңа технологияләр куллануда Татарстан-Италия хезмәттәшлеге перспективалары каралды. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин белән "ProjectFinancingConsulting" компаниясе генераль директоры Лоренцо Кесслер очрашуының төп темасы булды. Анда республиканың баш икътисадчысы игътибарына Италия консалтинг компаниясенең сәламәтлек саклау, экология, туризм өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча проектларны эшләү, гамәлгә ашыру мисаллары тәкъдим ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
13 апрельдә Казанда академик структура булдыру турында СССР халык комиссарлары Советы карарына кул куелуга 65 ел тула. Ул чагында әлеге структура СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, хәзер Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге дип атала.

Үзәк институтларында 1000 гә якын кеше эшли, алар арасында Россия Фәннәр академиясенең 10 әгъзасы, 400 дән артык фән докторы һәм кандидаты бар. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге федераль дәрәҗәдәге фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне координацияли, ТР Фәннәр академиясе, Казан вузлары, Германия, Франция, Италия, АКШның зур Халыкара фәнни үзәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип хәбәр иттеләр Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге матбугат хезмәтеннән.

12 апрельдә Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост Хәтер вахтасына тантаналы рәвештә басу вакыйгасы белән бергә, республикада “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирелде. Үзебезнең ил күләмендәге һәм илебез чикләрен үтеп чыккан әлеге акция 22-23 апрельда гына башлана. Быел Татарстанда, узган елдагы кебек, 500 мең тасма өләшү ниятләнә.

12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
12 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
12 апрель көнне ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге яңа вәкаләтле вәкилен тәкъдим итте. Ул - РФ Эчке эшләр министрлыгы Баш мәгълүмати-аналитика үзәге җитәкчесенең элеккеге беренче урынбасары Равил Әхмәтшин.

Р.Әхмәтшинны вәкаләтле вәкил итеп билгеләү һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Назиф Мирихановны вазифасыннан азат итү турындагы Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Җәйге яллар чоры якынлашу белән, туристлык операторлары һәм агентлыклары, круиз үзәкләре өчен кызу эш өсте башлана. Сәяхәт һәм ял индустриясе өлкәсендә эшләүчеләр ел саен апрель урталарында Татарстан башкаласына халыкара күргәзмәгә җыела. Бу атнада әлеге традицион чара "Казан ярминкәсе"ндә 15 нче тапкыр ишекләрен ачачак.

"Казан Ярминкәсе" менеджеры Ольга Сидоренко хәбәрчебезгә җиткерүенчә, "Туризм индустриясе" күргәзмәсе бу юлы да туристлык хезмәтләренең барлык спектрларын колачлый. Күргәзмәгә килүче казанлылар һәм башкала кунаклары игътибарына дөньяның төрле төбәкләренә традицион һәм экзотик турлар, шифаханә-курортларга юлламалар, балаларны савыктыру белән бәйле ял программалары, актив ял һәм туризм, сәяхәтләр белән бәйле хезмәтләр тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International