Татарстан Республикасының Беренче Президентына Рәхмәт хатлары

2010 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә гаять зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары килде.

РФ Юстиция министры Александр Коновалов, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, Мәскәү Мэры Юрий Лужков, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков, Тамбов өлкәсе администрациясе Башлыгы Олег Бетин, Саратов өлкәсе Губернаторы Павел Ипатов, Новосибирск өлкәсе Губернаторы Виктор Толоконский, Самара өлкәсе Губернаторы Владимир Артяков, Камчатка крае Губернаторы Алексей Кузьмицкий, Калининград өлкәсе Губернаторы Георгий Боос, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов, Хакасия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Виктор Зимин, «Туган тел» республика татар мәдәнияте җәмгыяте Рәисе Гөлҗан Мясоутова (Баку шәһәре) Рәхмәт хатлары юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International