Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.

Аерым алганда, Минтимер Шәймиев болай диде: «Татарларда бик хикмәтле мәкаль бар: "Юлга чыксаң, юлдашыңның үзеңнән яхшырак булсын". Русча якынча болай яңгырый: «Собираясь в дорогу, выбирай попутчика лучше себя». Бу мәкаль буенча, 90 нчы еллар башында, илдә катлаулы үзгәртеп кору чоры башланып, республика үз хокукларын һәм вәкаләтләрен киңәйтү өчен көрәш юлына аяк баскач, бу авыр һәм җаваплы юлдан безнең белән янәшә баручыны сайлау бик мөһим иде. Ул чагында без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны көрәштәш итеп сайлап ялгышмаганбыздыр дип уйлыйм. Әйтергә тиешмен, бу тарихи сайлау иде. Без аның белән инде өч дистә елдан артык бергә бер тормыш юлыннан барабыз булып чыга.

35 ел элек, 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлану уңаеннан, 1991 елның июлендә, мин, ант итеп, рәсми рәвештә яңа вазыйфама керештем. Ә үземнең урыныма республиканың Югары Советы Рәисе вазыйфасына ул вакытта Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән, партия һәм совет органнарында яхшы мәктәп үткән яшь һәм энергияле Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим иттем. Аны көчле дебатлар, яшерен тавыш бирү, депутатларның күпчелек тавышлары белән альтернатив нигездә сайладылар. Язмышта шулай язылган ки, безнең бердәм командада республика һәм илебезнең язмышлы көннәрендә нәкъ менә аңа җаваплы карарлар кабул итәргә туры килде.

Тормыш күрсәткәнчә, Фәрит Хәйрулла улы парламент эшчәнлеге өчен иң әзерлекле кешеләрнең берсе булып чыкты. Әлбәттә, парламент, ягъни закон чыгару органы, советлар чорында да булды. Без барыбыз да корифейларны, җитлеккән сәяси эшлеклеләрне, лаеклы кешеләрне яхшы хәтерлибез. Болар: Фасиев Камил Фатыйх улы, Батыев Салих Гыйлемхан улы, Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы, Мостаев Шамил Әсгать улы һәм башкалар. Ләкин алар чагыштырмача тыныч вакытта эшләделәр. Алардан аермалы буларак, Фәрит Мөхәммәтшинга җәмгыятьтәге тиз үзгәрүчән вәзгыятькә яшен тизлеге белән җайлашырга туры килде. 

Фәрит Хәйрулла улы парламент җитәкчесе булып эшләгән елларда республика позициясен барлык дәрәҗәләрдә, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә якларга туры килгән катлаулы, тарихи мизгелләр бик күп булды. Аңа җиңел булмады, ләкин ул киләчәк еллар өчен җитәрлек көчле чыныгу үтте.

Бу интервьюга әзерләнгәндә, минемчә, Фәрит Хәйрулла улының чыдамлыгын һәм ныклыгын ачык итеп ачып бирә торган бер кызыклы очракны искә төшердем.

Мәгълүм булганча, 1992 елның 21 мартында республикада Татарстан статусы турында референдум уздырыла, аны үткәрүне федераль үзәк хупламый. 19 март - Фәрит Хәйрулла улы РСФСР Югары Советы сессиясендә чыгыш ясый. Ул, тагын бер тапкыр, булачак референдумның максатларын ил җитәкчелегенә җиткерде. Вакыт кызу иде, бөтен ил вакыйгалар үсешен күзәтте. Һәр көнне - безнең референдум турында яңа нечкәлекләр эзләдек. Шулай итеп, 19 мартта Россия Югары Советының «ачык суды» узды. Трибунада - Фәрит Мөхәммәтшин, республика Югары Советы Рәисе. Мондый дәрәҗәдә аның олы парламент көрәше тәҗрибәсе юк иде әле, әмма ул безнең позицияне дәлилләп аңлатты һәм төрле дустанә булмаган һөҗүмнәргә каршы тора алды. Әңгәмә авыр булды, аңа бик нык басым ясадылар. Ашыгыч рәвештә республиканың Югары Советын чакырырга һәм референдумны гамәлдән чыгару турында карар кабул итәргә таләп иттеләр. Бу референдум алдыннан! Ләкин ул бирешмәде. Бу безнең өчен бик мөһим иде, шуңа күрә без – Югары Советның бөтен Президиумы, бу утырышның язмасын телевидениедән карар өчен һәм барысын да ничек булганын күрү өчен төн уртасына кадәр көттек.

Мин инде берничә тапкыр әйткәнем бар: Фәрит Хәйрулла улы – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе. Ул бу миссия өчен туган дип уйлыйм. Аның тумыштан килгән куәтле ышандыру сәләте бар, ә бу аның эшчәнлегендә иң мөһиме. Аның җитәкчелегендә 30 ел эшләү дәверендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үзенең яшәүгә сәләтле булуын һәм заманның теләсә нинди таләпләренә җавап бирергә әзер булуын исбатлады. Без аны республиканың Премьер-министры итеп билгеләгән вакытлар да булды, ләкин аннары парламентка кире кайтырга сорадык, чөнки ул еллардагы борчулы вәзгыять моны таләп итте.

Мин Фәрит Хәйрулла улына Татарстан файдасына күпкырлы, намуслы хезмәте, күпьеллык хезмәттәшлеге һәм үзара аңлашуыбыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Аны һәрвакыт хуплаган һәм аңлаган искиткеч гаиләсенә, гүзәл хатыны һәм тугры тормыш иптәше Луиза Әкрәм кызына, балаларына һәм оныкларына зур рәхмәт. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Фәрит Хәйрулла улына теләгем: сәламәтлек һәм алга таба уңышлар!

Һич тә туктап калмаска! Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, хәзер аның алдында күптән хыялланган, әлегә кадәр вакыт җитмәгән нәрсәләрне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек ачыла. Безнең барыбызга да, әлбәттә, бик ачык - аның күпьеллык һәм бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән белеме, зирәклеге, сүзе һәрвакыт кирәкле һәм туган республикабызны уңышлы үстерү өчен кулланылырга тиеш. Шуңа күрә депутатлар аны республика Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайладылар.

Шулай булгач, кадерле Фәрит Хәйрулла улы, Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итәр өчен бер тапкыр сайланган юлыбыз буйлап алга барабыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International