ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
25 февраль көнне Бангалор шәһәрендә Һиндстан белән Россиянең уртак предприятиесе "КАМАЗ Вектра моторз лимитед"та җыю производствосын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин һәм "Вектра"компанияләренең Һиндстан төркемнәре президенты Р.Риши катнашты.

Рөстәм Миңнеханов уртак предприятие ачу турында уңай фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу проектны хуплый. "Татарстан һәм Һиндстан компанияләре арасында хезмәттәшлекнең мондый юнәлешләре күбрәк булыр дип өметләнәм", дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Татарстанның атаклы шагыйрьләре Рәдиф Гаташ белән Роберт Миңнуллин Башкортстанга иҗат сәфәренә килде. Биредә алар Уфада һәм Тәтешле районында очрашуларда катнаша. Кичә кич хөрмәтле кунаклар Уфадагы танылган татар шагыйре Рим Идиятуллин белән очрашып, аны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа истәлекле бүләкләрен тапшырды. Бүген иртән исә Казан шагыйрьләре "Кызыл таң" татар газетасы редакциясенә килде һәм андагы журналистлар белән очрашып сөйләште. Бер сәгать барган күңелле һәм эчтәлекле сөйләшү бергәләп фотосурәтләргә төшү белән тәмамланды.


24
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
"Татарстан Республикасының иң яхшы товары-2010" бәйгесенә старт бирелде. "Россиянең иң яхшы 100 товары" кысаларында уздырылучы әлеге традицион конкурсның максаты -югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция җитештерүче Татарстан предприятиеләренең югары абруен булдыру, аларның конкурентлыгын күтәрүне стимуллаштыру, Татарстан җитештерүчесенә эчке һәм тышкы базарда продукциясен чыгаруга ярдәм итү.

2004 елдан бирле бу бәйгедә республиканың 1441 предприятиесе 3209 төрдә продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 706 төрдәге продукция һәм хезмәт лауреат исемен алган.

24 февральдә Республика Илбашы Минтимер Шәймиев Арча муниципаль районына эш сәфәрендә Урта Курса торак пунктында Рәис Камалиевның шәхси ярдәмчел хуҗалыгы белән танышты.
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган мәдәни кичә үтте.

Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре "Изге юл" татар җәмгыяте ( рәисе Иниятулла Ганиев) Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырды. Шәһәрнең тарихи - туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайга да һәм Муса Җәлилгә дә багышланган тантаналы бәйрәмнәр ел да үтә.

“Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек” дип юкка гына әйтмиләрдер. Билбау көрәше буенча Татарстан данын хәтта чит илләр күләмендә яклаган көрәшче Шамил Садриевның да якты истәлеге озак сакланыр. Ни аяныч, батыр пәһлеванның үкенечле рәвештә безнең арабыздан вакытсыз киткәненә дә инде 40 көн вакыт узган. Шул уңайдан, аның якты истәлегенә багышлап, Ульян каласында әти-әниләре фатирында коръән укылды. Искә алу мәрәсимендә Татарстаннан билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин һәм шушы спорт төре буенча көрәшчеләрне дөнья чемпионатларына чыгарган данлыклы тренер Минхалит Гыйлманов катнашты.
"Казанда Франция эзләре буйлап". ТР Мәдәният министрлыгы, "Альянс Франсез-Казан" үзәге, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Столица" туристлык бюросы шул исемдә иң яхшы туристлык маршрутына конкурс игълан итте. Бәйгенең максаты- Казанда туризмны үстерү, башкалада яңа туристлык маршрутларын төзү. Әлеге бәйге аша оештыручылар Татарстан территорияләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыруны максат итеп куя.

Конкурс 16- 25 яшьлекләр һәм 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым үткәрелә. Таләпләргә килгәндә, тур кимендә ике сәгатьлек, маршрут төре җәяүле, автобуста яки автомобильдә булырга, маршрут үз эченә Казан шәһәрендәге туристлык объектларын алырга тиеш.


23
февраль, 2010 ел
сишәмбе
23 февраль көнне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

23 февраль көнне Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Ул Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырыла торган чараларның башлангычы булып тора.

65 еллыгына багышлап уздырыла торган чараларның башлангычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International