16 июль көнне Алабуга районында урнашкан Кама утрауларының берсендә республика нефть компанияләре башлыкларының Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән традицион очрашуы узды.
15 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән Әлки районында булып кайтты.
Татарстан – кайда гына яшәүләренә карамастан, бөтен татарларның туган җире, дип ассызыклады ТР Президенты Минтимер Шәймиев, 14 июльдә Казан Кремленә республика башлыгы белән очрашуга чакырылган Австралиянең татар диаспорасы вәкилләрен сәламләп.
10 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Социаль иминият фонды рәисе Сергей Калашников белән очрашты.
9 июль көнне Аксубай муниципаль районында ТР Президенты катнашында үткән “Агымдагы елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең эш нәтиҗәләре һәм 2008 ел уңышын җыеп алуга бәйле бурычлар хакында” дигән республика семинар-киңәшмәсе игенчелек өлкәсендә инновацион юнәлешләр һәм “ВАМИН-Аксу” агрофирмасы кырында техника күргәзмәсе белән танышудан башланды.
8 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федераль аэронавигация хезмәте җитәкчесе Александр Нерадько белән очрашты.
8 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә АКШның РФдәге Сәүдә палатасы җитәкчесе Эндрю Сомерс белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев катнашты.
8 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия Теннис федерациясе вице-президенты Андрей Бокарев катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның Төркмәнстанга ике көнлек рәсми сәфәре кысаларында Ашхабадка килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 4 июль көнне Президент сараенда ике ил делегациясе очрашуында катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Президенты Дмитрий Медведев җитәкләгән делегация составында Төркмәнстанга эшлекле сәфәр кыла.