3 июльдә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев җитәкләгән рәсми делегация составында Төркмәнстанга китте.
Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында күрсәтелгән электр техникасы тармагын да кертеп республикада энергетика кластеры формалаштыру буенча бурычларны үтәү графиктан алда бара. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев журналистларга “Татэнерго” ААҖ инициативасы буенча Лаеш районы территориясендә төзелгән яңа производстволар белән танышканнан соң хәбәр итте.
2 июль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән 55 татарстанлыга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
1 июль көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының куркынычсызлык хезмәте оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Махсус хезмәт өлкәсендә эшләүчеләрне ТР Президенты Минтимер Шәймиев котлады.
30 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Сарытауда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Вәкаләтле вәкил Григорий Рапота рәислегендә узган утырыш Идел буе федераль округы төбәкләрендә муниципаль реформаның барышына, шулай ук агросәнәгать комплексының кайбер проблемаларына багышланды.
28 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
23 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында" һәм "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы ТР Законнарына үзгәрешләр кертү турындагы ТР Законнарын имзалады.
Республика шәһәр һәм районнарында узучы татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлар эстафетасына гадәт буенча Татарстан башкаласы - Казан Сабантуе нокта куя. Бүген Казан шәһәре халкы һәм башкала кунаклары әлеге күркәм бәйрәмдә күңел ача.