Татарстан Президенты ТР законнарына үзгәрешләр кертте

2008 елның 24 июне, сишәмбе

23 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында" һәм "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы ТР Законнарына үзгәрешләр кертү турындагы ТР Законнарын имзалады.

Беренче закон нигезендә, оешмалар җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы хезмәткәргә карата билгеләнгән тәртиптә төрле кызыксындыру чаралары күрергә хокуклы.
"Янгын куркынычсызлыгы турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр федераль законнардагы үзгәрешләр белән аңлатыла.

Законнарның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында бастырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International