ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе

19 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Раимкул Аттакуров белән очрашуыннан соң, илче һәм очрашуда катнашкан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин журналистларның сорауларына җавап бирде.

19 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Мезенцев белән очрашты.

18
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
17 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Әзербайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир углы Раси-Задә җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

16
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
16 июньдә Казан Кремлендә РФ Оборона министрлыгының "Россия Федерациясе төбәкләре арасында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру буенча иң яхшы эш алып баруга конкурста җиңүчегә" күчмә вымпелын тапшыру тантанасы булды.
14 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә X Бөтендөнья рус матбугаты конгрессында катнашучылар белән очрашты. Казанга дөньяның 31 иленнән рус телендә иҗат итүче гаммәви мәгълүмат чараларының 77 җитәкчесе һәм журналисты килгән иде.

11
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
11 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты.

10
июнь, 2008 ел
сишәмбе

10 июньдә Татарстанга РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде. "Казан" Халыкара аэропортында зур кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.

10 июньдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан күләмендә беренче тапкыр "Ел табибы - Ак чәчәкләр" премиясен тапшыруга багышланган тантана булды. Конкурсның "Ел табибы-2008" статуэткасы, махсус дипломы булдырылган, ә номинантларның барысына да ак төсләрдән генә торган чәчәк бәйләмнәре әзерләнгән.
10 июньдә "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә Ислам үсеш банкының Халыкара инвестиция конференциясе ачылды.

9
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
9 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев РФ Прокуратурасының Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршинга генерал погоннары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International