Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев: "Хәрби бурычны үтәүнең намус эше булуы мөһим"
2008 елның 16 июне, дүшәмбе
16 июньдә Казан Кремлендә РФ Оборона министрлыгының "Россия Федерациясе төбәкләре арасында РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру буенча иң яхшы эш алып баруга конкурста җиңүчегә" күчмә вымпелын тапшыру тантанасы булды. РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы генерал-полковник Василий Смирнов ТР Президенты Минтимер Шәймиевка вымпелны: "Ул озак елларга Татарстанда калсын", - дигән сүзләр белән тапшырды.
Сигезенче тапкыр уздырыла торган конкурс нәтиҗәләре турындагы боерыкка РФ оборона министры бер ай элек кул куйган.
Республика Президенты залдагыларның барысын да хезмәтләрен шулай югары бәяләүләре белән котлады һәм Татарстан Хөкүмәтенә, аерым алганда бу юнәлеш өчен җаваплы ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовка, ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга, республика шәһәрләре һәм районнары башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә, бөтен мәгариф системасы вәкилләренә рәхмәт белдерде.
"Әгәр без җиңү яулаганбыз икән, димәк, булдырабыз, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Сүз теләк турында гына түгел, ә бәлки бурыч турында бара. Ватанга хезмәт итү бурычы хакында. Хәрби бурычны үтәүнең намус эше булуы мөһим. Бу хис кешене гомере буе озатып барырга тиеш".
"Гражданинны хәрби хезмәткә әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башланырга, хәрби-патриотик, хәрби-техник тәрбия бөтен белем бирү процессы дәвамында тиешле дәрәҗәгә куелырга тиеш, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Без кешедә ватанга хезмәт итүе өчен горурлык хисе тәрбияләргә тиеш".
ТР Президенты кыен вакытлар булса да, республикада барлык хәрби вузларын саклап калуга ирешүне билгеләп үтте. "Дәүләт, Оборона министрлыгы, Генераль штаб тарафыннан омтылыш булса, без хәрби училищеларга заманча уку базасын, киләчәк көнне тәэмин итү өчен бөтен инфраструктураны төзергә әзер. Бу процесс котылгысыз дип саныйм, - диде Минтимер Шәймиев һәм республика территориясендә РФ Оборона министрлыгының уку үзәген төзергә тәкъдим итте. - Бездә территория, омтылыш, укытучылар бар. Бу мәсьәләне хәл итүне озакка сузарга ярамый".
РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы генерал-полковник Василий Смирнов: "Быел ышанычлы төстә җиңү яулаган һәм бик көчле көндәшләре - Краснодар крае белән Белгород өлкәсен артта калдырган лидерны хөрмәтләвебез аеруча күңелле. Татарстанның хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру буенча башкарган эшләрендә югары күрсәткечләр республикада нәтиҗәле система төзүне дәлилли. Сезнең күп кенә башлангычларыгыз алдынгы санала һәм алар, һичшиксез, РФнең башка субъектларында җәелдереләчәк. Сездә патриотик тәрбиянең үз хокукый базасы эшләнгән, анда бу процессны камилләштерүнең төп юнәлешләре, үсеш перспективалары билгеләнгән. Ә патриотик тәрбиянең стратегиясен һәм төп юнәлешләрен ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм куратор - беренче вице-премьер Равил Моратов тәгаенли", - диде.
Хөкүмәт һәм Оборона министрлыгы карары нигезендә, генерал-полковник Смирнов М.Шәймиевка вымпел һәм РФ Премьер-министры Владимир Путин имзалаган Мактау грамотасын, акчалата премияне тапшырды. Минтимер Шәймиев премияне Тәтеш кадетлар мәктәбенә тапшырды.
РФ оборона министры боерыгы буенча, Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән шулай ук - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, кыйммәтле бүләк белән - Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов бүләкләнде.
"Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен" медале, РФ Оборона министрлыгы, РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы Мактау грамоталары белән министрлар, министр урынбасарлары, муниципаль район башлыклары, ТР хәрби комиссариаты вәкилләре бүләкләнде.
Аннары ТР Президенты "Фидакарь хезмәт өчен", "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләрен, рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләү тантанасын төгәлләп, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин тантанадагыларны чираттагы хәрби званиеләп бирелү белән котлады һәм погоннар тапшырды.
2008 елның 16 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз