ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2008 ел
шимбә
7 июнь көнне Энергетика, нефть эшкәртү, машина төзелеше тармаклары Татарстан һәм Колумбия арасындагы икътисади хезмәттәшлек нигезе булырга мөмкин.

6
июнь, 2008 ел
җомга

6 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Нева буенда ачылган XII Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Аның сәфәренең рәсми өлеше Колумбия Республикасы вице-президенты Франсиско Сантос Кальдерон белән очрашудан башланды.

Казаннын 2013 елнын Универсиада башкаласы буларак танылуы уңаеннан Татарстан Президенты исеменә котлау телеграммалары килүләре дәвам итә.

5 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.

5
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә Татарстан Республикасы башкаласының җиңүе белән котлап телеграмма килде.

4
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
4 июньда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, ТР Президенты каршындагы "Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды.

3
июнь, 2008 ел
сишәмбе
"Дөнья илләре бер-берсе белән дуслашырга тиеш. Ә бию үзара аңлашу табуга илтүче иң якын юл". Бүген "Бәхетле балачак" IV халыкара бию фестивалендә катнашучылар алдында ясаган чыгышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.

2
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
31 май көнне Брюссельдә FISU башкарма комитетының 27 әгъзасының 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру хокукына дәгъва итүче шәһәрләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде. Казан уңай 20 тавыш белән көндәшләрен - Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гван Джу калаларын беренче турыда ук артта калдырды.

29
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ТР Спортның су асты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шелердан котлау телеграммасы килгән. Телеграмма 100 процентка Татарстан Республикасы спортчы-аквалангистларыннан төзелгән Россия командасының су астында йөзү буенча дөнья беренчелегендә катнашып, әлеге спорт төре буенча алтын медальләр яулавына бәйле рәвештә җибәрелгән

28
май, 2008 ел
чәршәмбе
28 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Мөслим муниципаль районында эш сәфәрендә. Илбашын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин озатып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International