ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2008 ел
сишәмбе
27 май көнне Россия Премьер-министры Владимир Путин "Алабуга" махсус икътисади зонасында булды. Эшлекле сәфәрендә аны ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөри.
26 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган ТР муниципаль берәмлекләре советының III съездында, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге проблемаларына тукталып, тәфсилле чыгыш ясады.

23
май, 2008 ел
җомга
23 май көнне Татарстан язучылары берлегенең уналтынчы корылтаенда, иҗат әһелләре эшчәнлегенә бәяләмә биреп, уй-фикерләре, киңәш-тәкъдимнәре белән ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

22
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе
22 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә килгән Татарстан язучылары белән очрашты.

21
май, 2008 ел
чәршәмбе
20 май көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы законнарны имзалады.

20
май, 2008 ел
сишәмбе
20 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәгенең яңа сайланган рәисе академик Олег Синяшин белән очрашты.

19
май, 2008 ел
дүшәмбе
19 майда Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Станислас де Лабуле белән очрашты.
17 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә кунакта булды.
17 майда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казанны 2013 елда Бөтендөнья Җәйге Универсиада уздыру урыны буларак бәяләүче, ФИСУ Башкарма комитеты вице-президенты Стефан Берг җитәкчелегендәге Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) делегациясе әгъзалары белән очрашты.

16
май, 2008 ел
җомга
16 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе делегациясе белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International