Делегация 14-16 май көннәрендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры, ТР Премьер-министры белән очрашкан, КДУ да, Казан вертолет заводында булган. Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещенский соборын карап узган. Эшлекле сәфәр кысаларында ТР Хөкүмәте һәм Шаньдун провинциясе арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә килешү төзелгән.
"Бөек илнең абруйлы делегациясе белән очрашуыма бик шатмын. Күпмилләтле республика халкы, Татарстан Хөкүмәте исеменнән, Кытайда булган аянычлы хәл уңаеннан кайгыгызны уртаклашабыз. Без ярдәм һәм коткару эшләре артыннан җентекләп күзәттек. Кызганычка каршы, табигатьтә була торган гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, бездән тормый, иң мөһиме, мондый вакытта кулдан килгәннең барысын да эшләргә тыршырга кирәк. Чөнки һәр кешенең гомере бер генә", - дип, Минтимер Шәймиев фаҗига корбаннарының якыннарына сабырлык теләде.
Президент Кытай Халык Республикасы һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә күзәтү ясады.
ТР һәм КХР арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, 2006 ел белән чагыштырганда, 2,2 тапкыр үсеп, 262,9 миллион АКШ долларын тәшкил иткән.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.