М. Шәймиев: "Франция һәм Татарстанның икътисади хезмәттәшлеген ныгыту мөмкинлекләре бар"
2008 елның 19 мае, дүшәмбе
19 майда Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Станислас де Лабуле белән очрашты.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов, Француз Республикасы делегациясенә килгәндә, Франция Илчелегенең икенче киңәшчесе Арно Гийуа, сәүдә-икътисад киңәшчесе Бернар Пэтро, "Шнайдер Электрик" компаниясенең Россия һәм БДБ буенча генераль директоры Ласло Маркотан һәм башкалар катнашты.
Минтимер Шәймиев, зур делегация, илчелекнең төрле тармаклар өчен җавап бирүче вәкилләре белән Франциянең Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе сыйфатында беренче тапкыр Татарстан җиренә килергә вакыт тапкан Станислас де Лабулега рәхмәтен җиткерде. Республика җитәкчесе мәртәбәле кунакны сәламләп, тыгыз һәм тәгаен өлкәләр буенча хезмәттәшлеккә өметләрен баглады. "Соңгы елларда Россия Федерациясе һәм Француз Республикасы арасындагы үзара тыгыз мөнәсәбәтләр, Татарстанның да Франция белән багланышларын ныгытты, ике дәүләт арасында элемтәләр өчен мөмкинлекләр киңәя. Бигрәк тә, мәгариф, гуманитар өлкәләрдә күптөрле уртак эшләр башкарыла.
Хәер, тагын да тыгызрак хезмәттәшлек тә комачауламас иде. Мәдәни багланышларга килгәндә, Франция һәм Татарстан арасындагы элемтәләрне, башка илләр белән хезмәттәшлектә үрнәк итеп тә билгеләргә мөмкин. Француз халкының бай мәдәнияте, традицияләре һаман да күбрәк өйрәнелеп, күпмилләтле Татарстан өчен бер хәзинәгә әверелде", - ди Минтимер Шәймиев. Илбашы республикада француз теле укытучыларын әзерләүгә дә зур игътибар бирелүен ассызылап узды. Президент фикеренчә, Татарстан, Россиянең башка төбәкләренә караганда, Франция белән әзерлеккә, уртак проектларга җитди төстә әзер. "Россиядә - Франция һәм Франциядә Россия көннәрен уздыру буенча эчтәлекле программалар төзербез дип ышанам", - ди ул.
Минтимер Шәймиев Француз Республикасы белән икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек зарурлыгына да басым ясады. "Дөрес, беренче адымнар ясала, әмма икътисади багланышларны киңәйтү мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Моңарчы безгә тиешле активлык җитеп бетмәде. Хәзер исә конкрет эшләргә күчәргә вакыт", - дип саный ул. Президент билгеләп узганча, "Шнайдер Электрик" француз компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлеге актив җәелдерелә. Мәгълүм булганча, Казан дәүләт энергетика университеты базасында "Шнайдер Электрик" белән берлектә, Татарстан энергетикларын француз компаниясе җиһазында өйрәтү үзәге булдырылды. Агымдагы елның июлендә Лаеш районында заманча электр җиһазлары җитештерү буенча яңа завод ачылышы планлаштырыла.
Республика Президенты "Алабуга" махсус икътисади зонасында инфраструктура белән тәэминат эшләре тәмамлануы билгеләп узып, анда француз компанияләренең дә үзләрен тәкъдим итә алу мөмкинлегенә ишарәләде. Минтимер Шәймиев технопаркларда яшь кадрларны әзерләү буенча тәҗрибә алмашу зарурлыгын да кайгырта. "Минемчә, бу өлкәдә безнең республика пассивлык күрсәтте. Без Франция технопарклары белән хезмәттәшлек итәргә теләр идек. Билгеле, Россиянең Франция белән хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, Татарстанны да күздә тотарга кирәк, чөнки предприятиеләрнең күбесе безнең республика территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә Татарстанда федераль әһәмияткә ия эре логистика үзәге төзелеше турында карар кабул ителә", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.