"Алабуга" МИЗ территориясендә объектларны караганнан соң, Владимир Путин "Россия автомобиль сәнәгатен үстерү чаралары турында" дип аталган киңәшмәдә катнашачак.
Белешмә өчен: сәнәгый-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы 2005 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы алабуга районы территориясендә Россиядә беренчеләрдән булып төзелде. "Алабуга" МИЗның мәйданы 20 квадрат чакрым тәшкил итә, ул Россиядә сәнәгый-җитештерү тибындагы иң эре МИЗ.
"Алабуга" МИЗ төзелүдән соң ике ел эчендә зона эшчәнлеге буенча җитди гамәли нәтиҗәләргә ирешелгән - барлык төр инфраструктура (сәнәгый, эшлекле һәм таможня) үсеше темплары буенча "Алабуга" МИЗ Россия Федерациясенең барлык махсус икътисади зоналарыннан узып китә. "Алабуга" МИЗда инфраструктура булдыруга 18,5 миллиард сум күләмендә бюджет акчаларын тоту каралган, аның 5 миллиарды үзләштерелгән инде.
Хәзерге вакытта "Алабуга" МИЗ территориясендә эшли торган ике производство бар: "Соллерс-Алабуга" ҖЧҖ һәм "Соллерс-ИСУЗУ". МИЗның калган резидентларының бизнес-планнары сәнәгый эшчәнлеккә керешүне 2008 елның ахырында - 2009 елның башына билгеләгән. МИЗның әлеге ике резиденты автомобиль төзелеше тармагын тәкъдим итә. Алар - "Соллерс" ААҖ холдингы предприятиеләре.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.