Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев: "Ватаным Татарстан" гомер-гомергә Татарстаныбызга, аның халкына хезмәт итте"
2008 елның 19 мае, дүшәмбе
17 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясендә кунакта булды. Рәсми "Ватаным Татарстан" газетасының беренче саны 1918 елның 12 нче мартында дөнья күргән.
Бүген "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе коллективы белән очрашуда шулай ук газетаның баш редакторы Миңназыйм Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, "Идел-пресс" нәшрият-полиграфия комплексы җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов катнашты.
Президент, очрашу башланганчы, редакция һәм журналистларның эш урыннары белән танышып чыкты.
М.Шәймиев редакция коллективын Хөкүмәт, Дәүләт Советы исеменнән газетаның киләчәк юбилее белән котлап, армый-талмый эшләүләрен теләде. Аларның зур миссия башкаруларын ассызыклап: "Булганның кадерен белергә, шуны югалтмыйча алып барырга кирәк", - дип белдерде.
Президент: "Сез халыкның ышанычын күп еллар дәвамында аклыйсыз һәм акларга тиешсез дә. 90 ел гомер аз түгел. Газета нинди генә исемдә чыкмасын, "Ватаным Татарстан" гомер-гомергә Татарстаныбызга, аның халкына хезмәт итәчәк", - дип билгеләп үтте.
"Сүз рәсми газета турында барганда, халыкның бу газетага ихтыяҗы барлыгын әйтергә кирәк. Сез безнең сәясәтне шушы газета аша уздырасыз", - дип мөрәҗәгать итте Президент, редакция коллективына.
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, газета милли сәнгать, әдәбият һәм дини мәсьәләләрен, тормышны белеп, нигездә яктыртып бара. Ә боларны укучыларга җиткерә белү - зур сәләт, дип саный Илбашы. "Заман да, җәмгыять тә үзгәрде. Без чынбарлыкны исәпкә алып эш итәргә тиеш", - дип белдерде Президент һәм газетаның тиражын саклап калу мәсьәләсен күтәрде.
"Заман үзгәрсә дә, тиражны үстерү өстендә эшләргә кирәк", - диде М.Шәймиев, Р.Ратниковага һәм М.Моратовка бу юнәлештә активрак булырга киңәш итеп. Президент шулай ук газета таратуның төрле ысулларын кулланырга чакырды.
М.Шәймиев очрашу вакытында редакция журналистлары газетага яздыруда административ ресурсларны файдалану, зур җитештерү оешмалары белән эшчәнлекне көчәйтү, халыкның аерым категорияләренә газетаны төрле министрлык һәм ведомстволар аша тарату мәсьәләләрен күтәрде.
Президент бу нисбәттән: "Аерым категория гражданнарга "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары барып җитсен өчен, без булыша алабыз. Аны ничегрәк тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Бу хакта газетаны гамәлгә куючылар да уйларга тиеш. Монда борчылып кына калмыйча, конкрет адымнар ясарга кирәк. Әйдәгез, газетаның юбилеен яхшы тираж белән билгеләп үтәбез", - диде М.Шәймиев һәм очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, газетаның тиражын үстерүгә һәм таратуга юнәлтелгән концепция төзергә йөкләмә бирде. Билгеле булганча, "Ватаным Татарстан" газетасының гамәлгә куючылары булып ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт Советы тора. Соңгы елларда Милли тираж хезмәте ел саен газетаны "Милли телдәге басма" номинациясендә иң яхшысы дип билгеләп үтә. Бу елның февраль аенда "Ватаным Татарстан" газетасы "Матбугатның алтын фонды" билгесе белән бүләкләнде. Бүген очрашу ахырында М.Шәймиев "Ватаным Татарстан" редакциясе коллективына Президентның Рәхмәт хатын тапшырды.
2008 елның 18 май көне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз