ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2008 ел
җомга
15 майда Казан Кремлендә, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды.

15
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе
15 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Анна Азари белән очрашты.
14 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан Кремлендә Норвегиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ойвинд Нордслеттен белән очрашты.

9
май, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казанның Меңъеллык мәйданында, 9 Май бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 63 ел тулуга багышланган тантанада, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм канкойгыч сугышның барлык шаһитләрен олы бәйрәм белән котлады.
Бүген Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында совет халкының немец илбасарларын Җиңүнең 63 еллыгына багышланган тантаналарның бер өлеше булды. Башта Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тирән хөрмәтен белдергән Татарстан халкы исеменнән куелган һәйкәл төбенә республикабызның сәяси, хәрби-патриотик яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре вәкилләре венок салды. Мәңгелек ут янына илткән юлдан үткәнче, Президент Минтимер Шәймиев алдан сугыш ветераннары янына килеп, аларны Бөек Җиңү көне белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде, хәлләрен белеште.

8
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш ветераннары өчен 91 фатирлы махсуслаштырылган торак йортны ачу тантанасында катнашты.


7
май, 2008 ел
чәршәмбе

7 майда Дмитрий Медведев рәсми рәвештә дәүләт башлыгы вазифасына кереште. Инаугурация тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Анда катнашкан күп санлы кунаклар арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә бар иде.


6
май, 2008 ел
сишәмбе

6 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан Сугышында яуланган Җиңүнең 63 нче еллыгы уңаеннан, Казан Кремленең Герблар залында тантаналы төстә сугыш ветераннарын кабул итте.

5 майда Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә, Актаныш районы үзешчәннәре хисап концертын тәкъдим итте. Якташларның җылы мохиттә бергәләп очрашуын максат итеп куйган бу бәйрәмне тамаша кылырга, тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, күренекле иҗат әһелләре һәм башкалар килгән иде.


5
май, 2008 ел
дүшәмбе

5 майда «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы инвалидларына «ВАЗ-21074» маркалы җиңел машиналар тапшыру тантанасы булды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашында үткәрелгән тантанада машина алу өчен Казанда һәм башкала территориясенә кергән районнарда гомер итүче сугыш инвалидларының 30ы килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International