Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
15 майда Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды
2008 елның 16 мае, җомга
15 майда Казан Кремлендә, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек, иҗтимагый оешма вәкилләре, күренекле хәйриячеләр катнашты.
Киңәшмәнең көн кадагына, "Балаларда һәм яшьләрдә изгелек һәм шәфкать хисләре тәрбияләүдә гаилә һәм дәүләтнең социаль партнерлыгы" һәм "Гаилә елы идеясен алга сөргәндә мәгълүмати киңлекнең формалашуы" мәсьәләләре куелды. Беренче сорау буенча төп доклад белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча Рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин хисап тотты. Үз гаиләсенә тәрбиягә алынган балалар турында, Казанда яшәүче мәрхәмәтле ана Татьяна Степанова, гаилә табибларының әһәмияте хакында Тәтеш районы Олы Тархан участок хастаханәсенең гомуми практика табибы Ләлә Рәхмәтуллина чыгыш ясады. Массакүләм мәгълүмат чараларының Гаилә елын ни рәвешле яктыртуы турында мәгълүматны "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов җиткерде. Бүгенге утырышта шулай ук "Изгелек өчен игелек" республика журналистлар конкурсы җиңүчеләре дә тәбрикләнде.
Минтимер Шәймиев утырышны ачып җибәреп, бүген Халыкара Гаилә көне булуын искәртеп узды. Президент иң элек, Татарстанда күптән көтелгән яңгырларның әһәмиятенә тукталды. "Апрель, ярты май буе тамчы да яңгыр күрмәгән идек. Ниһаять, укыган догаларыбыз кабул булды. Аллаһы Тәгалә җир эше белән мәшгуль авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгына яңгыры белән ярдәм итә", - ди республика башлыгы.
Аннан соң ул, узган ел ахырында Хәйрия елының дәвамы буларак, Гаилә елына старт бирелүен билгеләп узды. "Былтыр совет эшчәнлегендә бай тәҗрибә тупланды, Гаилә елында да совет составы үзгәрешсез калды", - ди Президент. "Иң мөһиме, Гаилә елы кысаларында нәтиҗәле эш алып барыла, гаиләнең әһәмиятен, аның җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булуын ачык аңлыйбыз. Россия Президенты вәкаләтләренә Дмитрий Медведев керешкәннән соң, беренче эшлекле киңәшмәләрдә үк ул социаль өлкәгә җитди игътибарын күрсәтте. Владимир Путин белән бертавыштан социаль ярдәмнең мөһимлегенә басым ясала. Социаль ярдәм канаты астына бүген һаман да күбрәк халык катламнары алына, моңа бәйле рәвештә тулы дәүләт сәясәте формалаша", - дип белдерде Илбашы.
2008 елның 15 май көне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз