3 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Татарстан башлыгы төп игътибарны райондагы юлларның һәм авыл хуҗалыгының торышына юнәлтте.
29 апрельдә “Динамо-Таттрансгаз” клубының ир-атлар волейбол командасы уенчылары Россия чемпионатында өченче урын өчен узган дүртенче матчта Новосибирскиның “Локомотив”ын җиңде һәм бронза медальләр алды һәм аларны бу сезонда яулаган Чемпионнар лигасы һәм Россия Кубогы җиңүләренә өстәде.
29 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, Татарстан Республикасында наркоманиягә каршы комиссиянең беренче утырышы узды.
28 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Йолдызлык-Созвездие” VIII республика эстрада сәнгате фестиваленең Гала-концерты булды. Фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Бүген ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында торак-коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм Фонды турындагы федераль законны гамәлгә ашыруга багышланган Хөкүмәт утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Леонид Рейман белән очрашты.