28 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Йолдызлык-Созвездие” VIII республика эстрада сәнгате фестиваленең Гала-концерты булды. Фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Әйтергә кирәк, Илбашы яшь талантларның чыгышыннан хәйран калып, соклануын яшермәде: “Балалар һәм үсмерләрнең чыгышыннан соң сүз табып булмый, алар безне тәмам әсир итте”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев һәм балаларның әти-әниләренә, укытучыларына һәм тәрбиячеләренә рәхмәт белдерде.
“Йолдызлык-Созвездие” чын мәгънәсендә күпмилләтле Татарстанның милли проектына әверелде. Билгеле булганча, фестиваль инде сигезенче тапкыр үтә һәм ул һәр елны үзенчәлекле булуы белән таң калдыра. Әйтергә кирәк, уртак тырышлык нәтиҗәсендә балалар һәм үсмерләр дә уңыш яулый”, - ди Илбашы. Һәм ул, фестивальне уздыруда булышлык иткәне өчен, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллинга да рәхмәт белдереп, киләчәктә дә балалар һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстреү юнәлешендә ярдәм булачагын әйтеп узды.
“Помолимся за родителей” җырын башкарганы өчен, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри “Вокал” номинациясендә фествальнең Гран-приена Матвей Козинны лаек дип тапты. “Хореография” номинациясендә Буа шәһәренең “Фантазия” бию төркеме мактаулы исемне алды.
Җиңүчеләргә фестивальнең дипломы, кыйммәтле ташлар белән бизәп эшләнгән сын, махсус бүләкләр — медальләр, алтын кулоннар, акчалата бүләк һәм “Мелита” компаниясеннән туннар тапшырылды.
Шушы матур тантаналы кичәдә балалар һәм үсмерләрнең күңелендә “Радость моя” телеканалы да онытылмаслык хисләр калдырды. Дөресрәге, фестиваль лауреатлары “На все лады” дигән тапшыруда һәм телевизион конкурста катнашырга хокук алды.
“Йолдызлык-Созвездие” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова, әлеге фестивальнең жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина һәм “Татарстан — яңа гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Әминов катнашты.