15 апрельдә Мәскәүдә "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды" Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонтлау үткәрү буенча адреслы төбәк программаларын финанслауда катнашу турындагы килешүгә кул куелды.
Документны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин имзалады. Кул кую тантанасында РФ төбәкләр үсеше министры Дмитрий Козак катнашты.
Татарстанның 2008 елга күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары хисабына финанс ярдәме алуга заявкасы үз вакытында эшләнгән. Татарстан "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында"гы Федераль законда билгеләнгән финанс ярдәме күрсәтүнең барлык 12 шартын да үтәгән. Әлеге килешү нигезендә агымдагы елда Татарстанга 1 миллиард 938 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 370 меңнән артык кеше үзләренең торак шартларын яхшыртачак.
Кичә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Мордовия Республикасы белән 2 килешү имзаланды. Документка кул кую алдыннан Дмитрий Козак ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Мордовия башлыгы Николай Меркушинга башкарылган әзерлек эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу, чыннан да, бик әһәмиятле эш, - дип ассызыклады Д.Козак. - Торак-коммуналь хуҗалык реформасының бүгенге көндәге бурычы - һәр йортның һәм подъездның үз хуҗасын булдыру".
Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, илнең соңгы еллардагы икътисади яктан үсеше иң катлаулы проблемаларны хәл итүгә алынырга мөмкинлек бирде. "Алар бик әһәмиятле саналган яңа торак төзү белән генә түгел, ә булган торак фондын тиешле тәртиптә тоту белән дә бәйле, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Без зур күләмле әзерлек эшләре башкардык, чөнки күп акча таләп ителә. Алар билгеләнгән һәм агымдагы елга җитәрлек дәрәҗәдә бүлеп бирелгән. Иң мөһиме - аларны дөрес һәм квалификацияле файдалану. Калган вакыт эчендә һәр конкрет объектта зур күләмле оештыру эшләре үткәрергә, объектларны квалификацияле эшче көчләр белән тәэмин итәргә кирәк".
Республика башлыгы ассызыклаганча, әлеге эшләр барышында "моның белән кызыксынган милекчеләр" табу зарур. "Кызганычка каршы, алар әле күп җирдә җитеп бетми",- дип өстәде ул. "Без үзебезнең нинди эшкә алынганыбызны аңлыйбыз, бу ышаныч та, зур җаваплылык та. Кулдан килгәннең барын да эшләрбез", - дип ышаныч белдерде М.Шәймиев.
РФ төбәкләр үсеше министры фикеренчә, кичәге вакыйга башка субъектлар өчен үрнәк булып тора ала. Бүгенге көндә бары 8 субъектның гына, Татарстан һәм Мордовияне кертеп, финанс ярдәме алуга заявкалары хупланган. Шунысы да игътибарга лаек, иң зур күләм акча нәкъ менә безнең республикага бүленгән.
Белешмә өчен:
Торак-коммуналь хуҗалыкның реформалаштыру һәм модернизацияләү программасы Татарстанда 2004 елдан гамәлгә кергән. Өстәвенә, республикада капиталь ремонт үткәргәндә файдаланыла торган материаллар исемлеге, шулай ук 1 квадрат метрда башкарылган эшләр ахыргы бәясе расланган. Хәзерге вакытта 42 муниципаль берәмлекнең исәп-хисап счетларына 2008 елга күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча республика адреслы программасын финанслауда катнашуга ТР бюджетында каралган акчаларның 30 проценты күчерелгән инде. 2008 елда республикада гомуми мәйданы 7,8 миллион квадрат метр булган 2046 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Әлеге эшләрне башкаруга 4,2 миллиард сум күләмендә финанслау каралган, шул исәптән федераль акчалардан - 1,9 миллиард сум, республика акчаларыннан - 933 миллион сум, муниципаль берәмлекләрдән - 1 миллиард сум һәм торак фонды милекчеләре акчаларыннан - 332 миллион сум. Агымдагы елның көзендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдагы 3 елга - 2009-2011 елларга күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүгә төбәк адреслы программасы формалаштырылачак. 4 ел эчендә булган 50 мең йортның 10 меңе ремонтланыр дип ниятләнә.