29 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә, Татарстан Республикасында наркоманиягә каршы комиссиянең беренче утырышы узды.
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 нче октябреннән дөнья күргән “Наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә каршы тору буенча өстәмә чаралар турындагы” Указы нигезендә, РФ субъектларында наркоманиягә каршы комиссияләр оештырыла. ТР Куркынычсызлык Советының 1999 елдан бирле гамәлдә торган наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе, РФ Президенты Указы нигезендә, исемен үзгәртте һәм аны хәзер ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Ил башлыгы Указы нигезендә, 2007 елның 25 нче декабрендә ТР Президентының “Татарстан Республикасында наркоманиягә каршы комиссия эшчәнлеген оештыру мәсьәләре турындагы” Указы имзаланган иде.
“2007-2009 елларда Татарстанда халыкны наркоманиядән саклау” республика максатчан профилактика программасы кысаларында, 2007 елда башкарылган эшләр һәм 2008 елга бурычлар турында, Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллин хисап тотты. ТР Куркынычсызлык Советының 2007 елның 17 нче августында үткәрелгән утырышы нәтиҗәсендә кабул ителгән “Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш торышы турындагы” карарының, республика белем бирү учреждениеләре укучыларын һәм студентларын наркотиклар куллану-кулланмавын ачыклауга юнәлдерелгән медицина тикшеренүләрен уздыру өлкәсендә үтәлеше хакында ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сөйләде. ТР муниципаль район һәм шәһәр округлары арасында наркоманиягә каршы профилактика проектлары конкурсы нәтиҗәләре белән, ТР да наркоманиягә каршы комиссия рәисе урынбасары, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды.
Бүген утырышта ясалган докладларга карата Минтимер Шәймиев тулы канәгатьсезлеген белдереп: “Җәмгыятьтә хакимлек итүче бу социаль явызлыкка каршы дәүләт структураларының битарафлык күрсәтүе, күп кенә профильле хезмәтләрнең үз-үзен ликвидацияләвенә китерергә мөмкин. Наркомания авыруы билгеләрен ачыклауга йөз тотучы тестларны үткәрүгә укучы һәм студентларны 100 процент дәрәҗәсендә колачламау, гафу итәрлек күренеш түгел. Әгәр дә без бу коточкыч явызлыкка каршы көрәш игълан иткәнбез икән, медицина тикшеренүләренә “риск төркеме” вәкилләрен генә җәлеп итмичә, искәрмәсез һәммә кешене тикшерергә тиешбез. Акча азлыгына сылтану түгел, ә җәмгыятьне кара упкыннан коткару теләге башлангыч булырга тиеш”, - дип, ул комиссия вәкилләрен тәнкыйть утында тотты. “Эт – эткә, эт – койрыкка... – бүгенге утырыш карарын мин әнә шулай игълан итәр идем”, - ди Минтимер Шәймиев.