Александр Куртин Минтимер Шәймиевне ТР Пенсия фондының уңышлары белән котлады

2008 елның 18 апреле, җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарә рәисенең беренче урынбасары Александр Куртиннан хат килде. Анда Идел буе федераль округының иң яхшы территориаль органын ачыклау йөзеннән ел саен уздырыла торган конкурста Марсель Имамов җитәкләгән РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге җиңү һәм аңа "2007 ел өчен Россия Федерациясе Пенсия фонды лидеры" исеме бирелү турында хәбәр ителә.

Александр Куртин Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Россия пенсия фондының республика органнарына актив ярдәм иткән, өстенлек илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булышкан өчен рәхмәт һәм хәзерге пенсионерларны иминлек дәрәҗәсен арттыру һәм барлык гражданнарга лаеклы тормыш шартлары булдыру максатларында алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдергән, дип хәбәр итә бүген ТР Президенты матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International