Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Леонид Рейман белән очрашты.
Татарстанда югары технологияләр паркын, цифрлы телевидениене, почта элемтәсен үстерү – сөйләшү барышында күтәрелгән төп темалар әнә шулар иде. Бүген Татарстан IT-парклар, цифрлы телевидениене үстерү һ.б. федераль проектлар гамәлгә ашырыла торган эре тәҗрибә мәйданнарының берсе булып тора. Республика башлыгы Леонид Рейманга Татарстанда мәгълүмат технологияләрен үстерүгә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт җиткерде.
Очрашу соңында Минтимер Шәймиев белән федераль министр аның нечкәлекләре хакында журналистларга бәян итте. Татарстан Президенты белдергәнчә, элемтә һәм мәгълүматлаштыру ил икътисадының иң динамик үсештә булган тармагы. Президент искәртүенчә, Татарстанда югары интеллектуаль потенциал булу аңа барлык мәгълүматлаштыру проектларын гамәлгә ашыруда лидер булырга ярдәм итәргә тиеш.
Леонид Рейман үз чыгышында, мәгълүматлаштыру технологияләре үсешендә Татарстанның иң алдынгы төбәкләрнең берсе, югары үсеш дәрәҗәсендә булуын тагын бер кат ассызыклады. Мәскәү кунагы Кремльгә килгәнче «Идея» технопаркында булып, аның эшчәнлегеннән бик канәгать калуын җиткерде.
Узган ел РФ Хөкүмәте илдә цифрлы телевидениене үстерү буенча концепция раслаган иде. Татарстан әлегә цифрлы телевидение челтәрен үстерүгә алынган 3 төбәкнең берсе. Леонид Рейман белдергәнчә, цифрлы телевидение иң мөһим социаль проектлардан санала. «Ил халкының әле шактые 2-3 телевизион программа карау белән генә чикләнергә мәҗбүр», – ди министр. Аның фикеренчә, 12-16 программа кабул итү мөмкинлеген бирүче бу проект аларга сыйфатлы программалар карарга юл ача. Аларның бер өлеше федераль, икенчесе региональ программалар булачак. Якын араларда цифрлы телевидение буенча түләүсез каралачак программалар пакеты расланырга тиеш.
Татарстанда почтаны үстерүгә килгәндә, Минтимер Шәймиев белдергәнчә, почта элемтәсенә икътисади яктан карау гына җитми. Аның, иң беренче, чиратта социаль өлкә икәнен онытмаска кирәк. Президент бүгенге очрашуның нәтиҗәсе буларак, РФ Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән ТР Хөкүмәте арасында почта элемтәсен үстрерү буенча махсус программа эшләнәчәген җиткерде. «Безнең почта хезмәте башкаларга үрнәк булып эшләргә тиеш. Программа алдына шундый максат куела», – ди республика башлыгы.
Кремльдә узган очрашуда шулай ук Элемтә буенча федераль агетлык җитәкчесе Валерий Бугаенко, ТР Премьер–министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов һ.б. катнашты.