М.Шәймиев: "Хәзердән алып "Бердәм Россия" илдә барган бөтен вакыйгалар өчен җаваплы"

2008 елның 15 апреле, сишәмбе
15 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Владимир Путинның "Бердәм Россия"не җитәкләргә ризалыгын шәрехләде.

"Моннан соң Дәүләт Думасында күпчелекне биләгән партия илебездә социаль-икътисади өлкәдә булган бөтен нәрсә өчен җаваплы булачак", - дип белдерде республика башлыгы "Вести" телеканалының турыдан-туры эфирында.

"Владимир Путин партияне җитәкләде, "Бердәм Россия" Дәүләт Думасында күпчелекне алды һәм хәзер җаваплылыкны сылтап калдырырлык беркем дә юк. Хөкүмәт 2020 елга кадәр куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән закон проектлары әзерләячәк, Дәүләт Думасы аларны кабул итәчәк. Шулай итеп, "Бердәм Россия" илдәге эшләр торышы өчен җавап бирәчәк", - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

"Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең иң зур төбәк оешмасы төзелде. Әмма безнең өчен иң мөһиме - эшчәнлегебездә формальлеккә юл куймау. Без баштан ук партия эшен формаль итмәс өчен тырышабыз. "Бердәм Россия" барлык хөкүмәт структураларына - Дәүләт Советы, Хөкүмәткә интеграцияләнгән. Без бер бөтен булып эшлибез", - диде Татарстан Президенты төбәктәге партия эше хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International