Минтимер Шәймиев: “Капиталь ремонт үткәрү өчен мондый шартларның булганы юк әле”

2008 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында торак-коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм Фонды турындагы федераль законны гамәлгә ашыруга багышланган Хөкүмәт утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

“Без сезнең белән торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итү өчен һәрвакыт күп эшләр башкарабыз, әмма бүгенге утырыш безнең өчен күләмнәре буенча яңа эшкә – торакның капиталь ремонтына багышланган. Без моның белән төрле дәрәҗәдә шөгыльләндек инде, ләкин халык сизәрлек нәтиҗәгә ирешмәдек”, - дип билгеләп үтте утырышны ачканда республика башлыгы.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, капиталь ремонт үткәрү Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. “Һәр йортны тикшерергә кирәк. Дәүләт тәүге мәртәбә шундый күләмдә акчалар бирә. Вакытыбыз аз. Эшләр графигын билгеләү зарур, кем аны арттырып үти, шул акчаларын күбрәк алачак һәм киресенчә”, - диде ул.

Президент фикеренчә, тиешле федераль законда капиталь ремонт белән бәйле барлык әйберләрнең каралуы әһәмиятле. “Бар нәрсә колачланган. Эшне оештырып, акчаларны үзләштерергә генә кирәк. Бу социаль мәсьәлә. Сүз урта яки уртачадан түбәнрәк керемле кешеләр турында бара. Дәүләт ярдәме әнә шундыйларга кирәк”, - дип белдерде республика башлыгы. “Йортларны барлык таләпләргә туры килерлек итеп эшләү зарур. Без кешеләрдә хуҗаларча караш булмавы хакында сөйләдек, әмма җимереклеккә кем хуҗа булырга теләсен ди?” – ди Президент. Ул шулай ук республиканың төзелеше уку йортларында капиталь ремонт уздыру өчен белгечләр әзерләүне йөкләде.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев республика гаммәви мәгълүмат чараларына бу теманы яктыруга аерым игътибар бирергә киңәш итте. Бу уңайдан Президент Казан җитәкчеләрен шәһәрнең газета киоскларында республика газеталарын сатудан баш тарту очраклары өчен тәнкыйть утына тотты. “Биредә икътисади файда турында сөйләргә ярамый, безнең газеталарны таратырга теләмәгәннәргә карата чаралар күрү зарур”, - дип белдерде Президент. “Иң мөһиме – капиталь ремонтны тәэмин итү. Яз – хәвефле вакыт, көчләрне йомшартырга ярамый”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

Искәртеп үтәбез, 15 апрельдә ТР Президенты һәм “ТКХны реформалаштыруга ярдәм фонды” ДК җитәкчесе Константин Цицин күп фатирлы йортларда капиталь ремонт уздыру буенча төбәк адреслы программаларны финанслау турында килешү имзаланды. Килешү нигезендә, быел татарстанга 1 миллиард 938 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Федераль закон нигезендә, аның гамәлгә ашыру елларында (2008-2011) Татарстанга 6,52 миллиард сум күләмендә акчалар юнәлтелергә мөмкин. Фонд акчалары тулы күләмдә кулланылмаса, алар федераль ярдәм алу шартларын үтәүче башка төбәкләргә бүленә ала, әмма бер төбәккә 8 миллиард сумнан артмаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International