М.Шәймиев: “Ветераннарга бирелгән йорт торак кына түгел, социаль хезмәтләр тупланган урын"

2008 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 63 ел тулу уңаеннан, сугышта катнашучыларны һәм ветераннарны хөрмәтләү чаралары бар көченә дәвам итә. Бүген Казан шәһәре Идел буе районының Имәнлек урамында, ветераннар өчен биш катлы, 91 фатирлы махсуслаштырылган торак йортны ачу тантанасы узды. Ялгыз һәм ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына даими яшәү өчен бүләк ителгән йорт ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Сугыш михнәтләренә бирешмичә, ил тынычлыгы өчен көрәшкән каһарманнарны тәбрикләргә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина һәм башкалар катнашты.

Минтимер Шәймиев торак йорт эчендә массаж ясау, теш табибы, кан алу кабинетлары, беренче катта урнашкан гомуми практика табибы офисы, ял итү бүлмәсе белән танышты. Республика җитәкчесе һәр медицина хезмәткәренең һөнәри юлы белән дә кызыксынды. Әлеге йортта табиб һәм шәфкать туташы, процедуралар уздыру кабинетындагы белгечләргә хезмәт фатирлары бирелгән. Ял итү бүлмәсе йомшак келәмнәре, күңелне юаткыч көйләре белән җәлеп итә.

Президент 20, 22 нче фатирларга кереп, хатын-кыз- батырларыбызыга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. 20 нче фатирда яшәячәк Әнвәр һәм Бибиниса Сәгъдиевләр фатирында Илбашы хөрмәтенә чәй табыны әзерләнгән. Сугышта катнашкан, 2 нче төркем инвалид булган Әнвәр агага бүгенге көндә 82 яшь икән. Ул II Белорусь фронтында 185 нче укчылар полкында хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышының “Алманияне җиңү өчен” II дәрәҗәле медале, Жуков медале һәм башкалар белән бүләкләнгән. 1950 елда, демобилизациядән соң булачак тормыш иптәше Бибиниса апа белән танышкан. Моңарчы Сәгъдиевләр 1957 елда төзелгән шәхси йортта яшәгән. Алар бүгенге көндә ялгыз парлар.

Йортның эче белән танышып чыккач, Минтимер Шәймиев бу йортка күченгән һәм бүген ишегалдында балалар иҗат төркемнәре чыгышларын тамаша кылган ветераннар белән дә әңгәмә корды. “Сез кичергән газаплы еллар белән чагыштырганда, бу йортта яшәү җәннәткә тиң булыр дип ышанам. Бу баш өстендә түбә генә түгел, ә барлык социаль хезмәтләр тупланган урын. Ярдәмгә мохтаҗ булган очракта, теләсә-нинди белгечне өйгә чакырып алырга була. Хәзер Ходай биргән гомерегезне шушы йортта үткәрерсез”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев. Ул фатирларны җиһаз белән тәэмин итүчеләргә, ветераннарга уңайлы яшәү шартлары тудырган һәммә кешегә рәхмәтен җиткерде. Шатлыктан күңелләре җилкенгән ветераннар да, бу йортта яшәүнең җәннәт күк булуы белән килеште. Президентка иң эчкерсез рәхмәт сүзләрен җикергәндә, аларның тамак төпләренә гүя яшь тыгылды. “Без сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мондый кадер-хөрмәтне күз алдыбызга да китерә алмадык”, - дип, алар мәрхәмәтле Илбашының үзенә дә саулык-сәламәтлек теләде.

ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова журналистларга ассызыклап узганча, бу йорт дәүләттән башка таянычы булмаган ялгыз ветераннар өчен салынган. “Минемчә, бу Җиңү бәйрәменә искиткеч бүләк. 2010 елга ярдәмгә мохтаҗ барлык фронтовикларның да торак шартлары яхшыртылыр дигән өмет бар”, - дип белдерде Татьяна Ларионова. Аның сүзләренә караганда, Казанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган барлыгы 355 ветеран, Татарстан буенча 802 сугыш ветераны чиратта тора.

Ветераннарның күңелен бүген “Иволга” иҗат төркеме, “Созвездие – Йолдызлык” фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәмәтҗанова җырлары һәм башка чыгышлар бизәде. Алар алдында ТР атказанган артисты Петр Серебряков та чыгыш ясады.

Имәнлек урамындагы торак йортның гомуми мәйданы 7070,55 квадрат метрдан гыйбарәт. Бер фатирның уртача мәйданы 45 квадрат метрны тәшкил итә. Ветераннарның фатирлары кухня гарнитурлары, шкафлар, диван, суыткыч, телевизор, люстралар һәм башкалар белән җиһазланган. Гомуми практика табибы офисында ветераннардан тыш, якын-тирә йортлардан 3 мең 700 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Штатта 2 участок табибы, 2 шәфкать туташы, санитарка һәм процедура кабинетында бер шәфкать туташы исәпләнә. Процедура кабинетында кабул ителгән анализлар Зорге урамындагы 21 нче шифаханә лабораториясенә җибәреләчәк. Авыручылар турында барлык мәгълүматлар компьютер базасында урнаштырылачак, электрон амбулатор карталарны гамәлгә кертү планлаштырыла.

Фатирлар махсуслаштырылган найм килешүләре нигезендә бирелгән. Биредә яшәү хокукына сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар, фашист концлагерьләренең элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, тыл хезмәтчәннәре ия. Элек алар шактый таушалган шәхси секторда (18 кеше), коммуналь фатирларда (10 кеше), тулай торакларда һәм башка яшәү шартлары булмаган урыннарда гомер кичергән. Икесенең бөтенләй яшәү урыны булмаган. Бүген фатирларның 46 сына күченә башлаганнар. Аларда 38 ялгыз ветеран һәм 8 ялгыз гаилә яшәячәк. Ветераннар өчен йорт төзелеше 1995 елда ук башланган. Финанс чаралары булмаганлыктан, төзелеш эшләре тукталып торган була. Бу эш кабат 2007 нче елда җанланып китә. Йортның гомуми смета бәясе 117 миллион сумга тәңгәл. Казанда сугыш ветераннарына, вафат булган батырлар гаиләләренә фатирлар соңгы тапкыр 2000 елда, бөек Җиңүгә 55 ел тулган елны бирелгән. Бүген фатирлы булган ветераннарның күбесе 20 еллап торак шартларын яхшырту буенча чиратта теркәлгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International