Соңыннан киңәйтелгән составтагы Латин Америкасы делегациясе, Татарстан һәм Колумбия хөкүмәте әгъзалары һәм бизнесменнар катнашында узган ике яклы сөйләшүләрдә безнең республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итү булды. Минтимер Шәймиев мөмкин булган хезмәттәшлек өлкәләрен санап үтте - нефть табу һәм нефть разведкасы, энергетика, судно төзелеше, вертолетлар һәм "КАМАЗ" йөк машиналары җибәрү. Шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләр дә перспективалы. Республика башлыгы күптән түгел Казанның Универсиада-2013не үткәрү хокукын яулавына аерым игътибар бирде һәм шуңа бәйле рәвештә Колумбиянең яшь спортчыларын анда катнашырга чакырды.
Хәзерге вакытта Россия һәм Колумбия арасында тауар әйләнеше 115 миллион доллар тәшкил итә, алардан Россия экспорты - 175 миллион. Россия Колумбиягә минераль ашламалар һәм башка химия продукциясе, машина-техник продукциясе, металл җибәрә. Үз чиратында Колумбиядән шикәр чималы, кофе һәм кофе концентраты, банан кертелә.
Очрашуда ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Казан вертолет заводы җитәкчесе Вадим Лигай, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Сергей Ильин, "КАМАЗ" һәм "Татэнерго" вәкилләре һәм Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.