Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ТР Спортның су асты төрләре федерациясе президенты Дмитрий Шелердан котлау телеграммасы килгән.
Телеграмма 100 процентка Татарстан Республикасы спортчы-аквалангистларыннан төзелгән Россия командасының су астында йөзү буенча дөнья беренчелегендә катнашып, әлеге спорт төре буенча алтын медальләр яулавына бәйле рәвештә җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.