Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Бию - дөнья илләренә бер-берсе белән аңлашуга иң якын юл"
2008 елның 3 июне, сишәмбе
"Дөнья илләре бер-берсе белән дуслашырга тиеш. Ә бию үзара аңлашу табуга илтүче иң якын юл". Бүген "Бәхетле балачак" IV халыкара бию фестивалендә катнашучылар алдында ясаган чыгышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.
Традиция буенча Казанда оештырылучы бу балалар иҗаты фестивалендә быел 6 ил коллективы катнашты. Алар бер-берсенең телен аңламаса да, бию теле аша аралашты. Бию теле аша сәнгатьнең башка халыкларга киртәләрсез барып җитүен Минтимер Шәймиев тә ассызыклады. Ул белдергәнчә, бию дөньяда аралашу теле. Аңа һәр халыкның традициясе, үткәне һәм бүгенгесе салынган.
Билгеле булганча, Татарстанда халык биюләренең халыкара фестивале "Бәхетле балачак" хореографик ансамбле инициативасы белән 1999 елдан бирле оештырыла. Беренче фестивальдә күрше Башкортстан, Мари-Эл республикаларыннан, шулай ук Грузия, Мәскәү коллективлары катнашкан иде. 2002 елгы икенче фестиваль географиясе тагын да киңәйде. Ул вакытта Казан һәм республика тамашачысы Казахстан, Латвия, Польша коллективлары белән очрашты. Беренче тапкыр буларак, фестивальдә катнашучылар республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да чыгыш ясады. 2004 елда Казан әлеге халык биюләре фестивален өченче тапкыр кабул итте. Ул чагында безгә Чехия, Белоруссия, Украина, Латвия, Волгоград балалар ансамбльләре килде. Ә быелгы дүртенче иҗат фестивале Россия, Болгария, Сербия, Төркия, Венгрия һәм Украинадан 200 дән артык сәләтле малай һәм кызны бер мәйданга җыйды. Аның Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Гаилә елында һәм Балаларны халыкара яклау көнен билгеләп үткәндә узуы әһәмиятен тагын да арттырды. Моңа үзенең чыгышында Татарстан башлыгы тагын бер кат басым ясады. "Икенче бөтендөнья сугышы җир йөзеннән миллионлаган аталарны, аналарны, балаларны югалтуга китерде. Бу афәтләрне балалар башка күрмәскә тиеш. Әлеге проблеманы чишүгә беренче булып хатын-кызларыбыз күтәрелде. 1949 елда Хатын-кызларның халыкара федерациясе 1 июнь көнен Балаларны яклау көне итү турында карар кабул итте. Әгәр бу көндә барыбыз да биибез, көләбез икән, бу - хатын-кызларыбызның казанышы, без аларга рәхмәтле", - дип белдерде Президент.
Татарстан башлыгы үз чыгышында республикада күпсанлы сәләтле коллективлар булуын билгеләп узды, талантлы яшьләрне ачыклаучы "Йолдызлык" фестиваленең перспективаларына да тукталды. Аның сүзләренчә, киләчәктә фестивальдән инде хәрәкәткә әверелгән "Йолдызлык"ның тагын да көчәячәгенә шик юк. Минтимер Шәймиев Казан бию фестивалендә катнашкан коллективларга, аларның сәнгать җитәкчеләренә, ул илләр башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быелгы фестивальнең катнашучыларына Татарстан, Россия тормышындагы тарихи вакыйганың шаһитлары булырга язды. Фестиваль барган көннәрдә Казан 2013 елгы Универсиаданы уздыру өчен көрәштә җиңү яулады.
Президент шушы шатлыклы көндә Казан, Татарстан халкы белән бергә булган фестивальдә катнашучы балаларның һәм сәнгать җитәкчеләренең барысының да исемлеген әзерләргә кушты. Аларның барысына да 2013 елгы Казан Универсиадасына Президентның шәхси чакыруы юлланачак .
2008 елның 2 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз