Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Мәгълүматка хокук һәм сүз иреге - иң мөһим кыйммәтләр"
2008 елның 16 июне, дүшәмбе
14 июнь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә X Бөтендөнья рус матбугаты конгрессында катнашучылар белән очрашты. Казанга дөньяның 31 иленнән рус телендә иҗат итүче гаммәви мәгълүмат чараларының 77 җитәкчесе һәм журналисты килгән иде.
Искәртеп үтәбез, X Бөтендөнья рус матбугаты конгрессы Мәскәүдә 10-13 июньдә узды. Анда дөньяның 65 иленнән 1000нән артык гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле катнашты. 11 июньдә форумда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
"Мәскәүдәге нәтиҗәле эшегездән соң, көнчыгышка юл алып Казанга килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез дөньяның төрле шәһәрләрендә конгресслар уздырасыз һәм шушы форумнар аша элемтәләр урнаштырасыз, бу сезнең өчен дә файдалы, ә иң мөһиме - сез Россия белән багланышларын өзмисез. Сезнең вазифагыз бик гуманлы, чөнки кешеләр кайда гына яшәмәсен, алар туган телләрен һәм традицияләрен сагына", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев сәламләү сүзендә.
Аның сүзләренә караганда, ачык дөнья шартларында мәгълүматка кытлык юк, техник мөмкинлекләр дөньяның иң ерак почмаклары белән мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. Мәгълүматка хокук һәм сүз иреге - иң мөһим кыйммәтләр.
"Татарстан гареб белән шәрык кисешкән, ике мәдәният бер-берсен баеткан һәм аларның традицияләре бер-берсенә үрелеп барган урында урнашкан. Милли традицияләр дә саклана - июнь дәвамында без Сабан туен бәйрәм итәбез. Сабан бәйрәме республика чикләреннән чыгып, интернациональ бәйрәмгә әверелде", - диде республика башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда бөтен халык Раштуаны, Корбан бәйрәмен билгеләп уза. Рус Никольское авылында элек-электән Каравон бәйрәме уздырыла. 2003 елда бу халык бәйрәме республика күләмендә уздырыла башлады.
Татарстан Президенты күп милләтле һәм күп дине республиканың татулыкта яшәвен аерым билгеләп үтте. Башка халыкларга да, үз халкыңа кебек ихтирам белән карау зарур. Бу - үзара аңлашуның нигезе. Татулык ышаныч булмаганда җимерелә.
ТР Президенты конгресста катнашучыларга Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре турында да сөйләде.
2008 елның 14 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз