Кыргызстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турындагы яңа килешү төзеләчәк

2008 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

19 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Раимкул Аттакуров белән очрашуыннан соң, илче һәм очрашуда катнашкан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин журналистларның сорауларына җавап бирде.

Раимкул Аттакуров ассызыклаганча, Кыргызстан өчен, Татарстан белән тышкы икътисади һәм тышкы сәяси элемтәдә тору гаять зур әһәмияткә ия. "Бүген төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Казан мэриясендә, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, "Татэнерго" оешмасында да эшлекле сөйләшүләр узды. Эш сәфәре иртәгә дә дәвам итәчәк", - дип белдерде илче каләм ияләренә. Иртәгә Кыргызстан Республикасы делегациясе ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыкларына, "Казаноргсинтез", "Татхимфармпрепараты" Ачык акционерлык җәмгыятьләренә барырга ниятли.

Раимкул әфәнде сүзләреннән аңлашылганча, Минтимер Шәймиев белән очрашуда ике республика арасында 2009 елдан 2014 елга кадәр хезмәттәшлек турында килешү төзү, Кыргызстаннан Татарстанга юллау өчен хезмәт иммигрантларына квоталарны арттыру, Кыргызстан яшьләренә Татарстан югары уку йортларында белем алу мөмкинлеген бирү, укытучы һәм табибларның квалификациясен күтәрү, Кыргызстанда - Татарстан һәм Татарстанда Кыргызстан көннәрен үткәрү кебек мәсьәләләр хакында сөйләшенгән. Икътисади багланышларга этәргеч бирү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Раимкул Аттакуров журналистларга 2008 елның маенда Кыргызстан Республикасының Казандагы мактаулы консулы вазифасына билгеләнгән Жыргалбек Саматовны да тәкъдим итеп үтте.

Александр Когогин билгеләп узганча, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Казаннан Бишкәккә кадәр авиарейсларның техник һәм икътисади яктан кулайлыгын булдыру мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук республика министрлыгын Кыргызстаннан җиңел сәнәгать чималы, ит, эшче көч белән тәэминат мәсьәләсе кызыксындыра. "Россия буенча быелга хезмәт иммигрантлары квоталары билгеләнгән. Киләсе елга без аларның санын арттыру турында уйланачакбыз. Кыргызстанда хакимлек итүче эшче куллар бездә ак көнләшү уята, безгә төзүче һөнәре ияләренә кытлык яши, 2013 елда Казанда - Универсиада, 2014 елда - Сочида Олимпиада узу белән бәйле рәвештә, илдә төзүчеләргә, инженерларга ихтыяҗ тагын да кискенләшәчәк", - дип белдерде Александр Когогин.

Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлек, 2006 елның 4 нче апреленнән үз көченә кергән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешү нигезендә алып барыла. 1998 елның сентябрендә Казан һәм Бишкәк шәһәрләре арасында икътисади һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булган. Узган елда татар-кыргыз товар әйләнеше 17,2 миллион АКШ долларына тәңгәл булган, 2006 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга үсеш күзәтелә. Товар әйләнешенең 98 проценттан артыграк өлеше Татарстан экспортына туры килә. 2007 елда Татарстан Кыргызстанга нефть һәм нефть продуктлары, җир өсте транспорты чаралары, каучук, механик җиһазлар, пластмасса, азык-төлек продуктлары, юуу чаралары һәм башкаларны экспорт итеп чыгарган. Мәдәни багланышлар театр әһелләренең үзара гастрольләре, үзешчән сәнгать иҗади коллективлары алмашы аша тормышка ашырыла. Кыргызстанда 50 меңнән артык кешелек татар диаспорасы бар, Татарстанда кыргыз диаспорасы 2 мең кешедән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International