ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 14 гыйварындагы 18 нче номерлы Указы белән Татарстан Республикасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре бирелде. IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены белән Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде.


12
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, хәзер ата-бабаларыбыздан калган китапларны яңартып, халыкка Мәүлидне ничек бәйрәм итәргә кирәклеген өйрәтәләр. "Мәүлид ни өчен Болгарда уза?" дигән сорауга җавап биреп, мөфти Болгарның уртак фикергә килү урыны булуын билгеләп үтте. Бүген Болгарда узган тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, бөтен Россиядән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казанда олимпия утының Татарстан буйлап эстафетасы тәмамланды. Kazan-Arena стадионы янында олимпия уты касәсен кабыздылар. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Олимпия уты Казанга китерелгәч, аны махсус олимпия кортеженда эстафета старты урыны – Болгардагы Истәлекле билге янына китерделәр. Бу вакытта “Болгар” музей-тыюлыгы объекты каршында район Мәдәният йорты иҗат коллективы катнашында концерт бара иде.
Эстафета старт алу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 4 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының VIII съездында чыгыш ясап, Татарстан алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүдә җирле үзидарәнең зур ролен билгеләп үтте. Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, республиканың 956 барлык муниципаль берәмлекләреннән делегатлар катнашты.


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында "Ел җитәкчесе" республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чара "Корстон" КСККнда узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләре, предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы утырышын уздырды. Анда фондның бу елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм киләсе елда Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булачак чаралар турында фикер алыштылар.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә йөз тота һәм бер үк вакытта республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит илләр гражданнарына ярдәм итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышы барышында хәбәр итте. Казан Кремлендә узган бу утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципалитетлар вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International