ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казанда “Эхо Москвы” радиостанциясенең “Культурный разговор” программасында туры эфирга чыкты. Программа “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проектының гамәлгә ашырылу барышына багышланган иде. Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөядә эшләнгән эшләр һәм алда эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Шулай ук радио тыңлаучыларның “Яңарыш” фондының киләчәктәге эшчәнлегенә караган сорауларына җавап бирде.

Туры эфирдан соң, Минтимер Шәймиев журналистларга үзенең Мәскәүдә, Кырым татарлары Милли Мәҗлесенең элеккеге башлыгы, Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән очрашуы турында сөйләде.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән Украина һәм Кырымдагы вазгыять турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Украинаның Югары рада депутаты Мостафа Җәмилев үтенече буенча, Кырымдагы вазгыять турында сөйләшү өчен Мәскәүгә китте.

9
март, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты.
Наина Ельцина Казанга бүген иртән килде һәм Казан теннис академиясендә булды, анда “Ельцин кубогы” ITF сериясенең Халыкара яшүсмерләр теннис турниры бара. Бу турнир Казанда дүртенче тапкыр уздырыла. Быел ярышларда дөньяның 11 иленнән 110 нан артык теннисчы катнаша. Наина Ельцина турнирның финал матчларында булды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Анда депутатлар Кырым Автономияле Республикасы халыкларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мөрәҗәгатенең текстын кабул иттеләр.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Резедә Ахиярова музыкасына Георгий Ковтун хореографиясендә “Алтын Урда” балеты күрсәтелде. Спектакльне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, балетмейстер, хореограф, театр режиссёры, педагог, СССР халык артисты Владимир Васильев һәм "Telmondis" Франция компаниясе вәкилләре карады.

14
февраль, 2014 ел
җомга
Татарстан Дәүләт Советында бүген РФ белән ТР арасындагы вәкаләтләрне чикләү турындагы Килешүнең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген бу документны эшләүдә катнашкан сәясәтчеләр һәм экспертлар килешүнең ничек әзерләнүен һәм кабул ителүен искә төшерде.

13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Мәдәни мирас белән идарә итү һәм стратегик планлаштыру” темасына багышланган халыкара семинар ачылды. Германиянең Коттбус шәһәре Браденбург техник университетының Халыкара менеджмент институты мәдәни мирас өлкәсе профессоры, археологик мирасны саклау буенча ЮНЕСКО эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады. Халыкара семинар ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ Сәнгать академиясе вице-президенты, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты ректоры, профессор Анатолий Любавин белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International