Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында катнашты

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Анда депутатлар Кырым Автономияле Республикасы халыкларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мөрәҗәгатенең текстын кабул иттеләр.
Мөрәҗәгать текстында, аерым алганда, шундый сүзләр бар: “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыятькә тирән борчылып, көч куллануны гаепләп һәм “мәйдан” аша аерым төркемнәр файдасына сәяси карарлар кабул итүне, бу омтылышларның Кырым Автономияле Республикасы территориясенә үтеп керүен булдырмаска өнди”.
Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын - украиналылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм диниара татулыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга, ә Кырым Автономияле Республикасы хакимиятен – дәүләтнең үзендәге низагларның барлык яклары тарафыннан көч куллануга катгый рәвештә каршы торырга өнди.
“Без конфликтны Кырым автономиясенең конституциячел-хокукый статусы тайпылышсыз сакланган килеш хәл итүне хуплыйбыз, - диелә мөрәҗәгать текстында. - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (парламенты) конфликтларны җайга салу барышында законлы тыныч юлларга өстенлек бирергә, кеше һәм граждан хокукларын үтәүдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп документларында күрсәтелгән какшамас принципларны кулланырга кирәк дип саный”.
Утырыштагы чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ассызыклады: “Кискен сәяси вәзгыятьне хәл итү өчен, тормыш үзе сайлаган эш алымнары бар. Һәм беренче чиратта мөмкин булган хәтле сәяси юл аша эшләргә кирәк. Бу суверен дәүләт территориясе. Мин Федерация Советы, Дәүләт Думасы делегацияләре очраклы рәвештә генә анда бармый дип уйлыйм, актив рәвештә сөйләшүләр алып барылачак, чөнки күршеләрне сайлап алмыйлар, күршеләр белән алга таба да бергә яшәргә кирәк. Һәр очракларда буш сүз сөйләү, бигрәк тә кирәксез эш эшләү – мөмкин хәл түгел. Без – цивилизацияле кешеләр: Россия җәмгыяте дә, Украина җәмгыяте дә. Безнең мөнәсәбәтебез нинди булуга карамастан, бу аларның дәүләт эчендәге низаглары».
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Кырымга республика депутатларыннан делегацияен җибәрергә карар кабул ителде, анда әйтелгән: “Делегациягә кабул ителгән мөрәҗәгатьтә язылган ТР Дәүләт Советы карашын Кырым Автономияле республикасы парламентарийларына җиткерү йөкләнде». Делегация составына түбәндәге депутатлар керде: Разил Вәлиев, Виктор Бударин, Ринат Закиров, Роберт Миңнуллин һәм Рафил Ногуманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International