Минтимер Шәймиев һәм Владимир Васильев “Алтын Урда” балетын карадылар
2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Резедә Ахиярова музыкасына Георгий Ковтун хореографиясендә “Алтын Урда” балеты күрсәтелде. Спектакльне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, балетмейстер, хореограф, театр режиссёры, педагог, СССР халык артисты Владимир Васильев һәм "Telmondis" Франция компаниясе вәкилләре карады.
Бу – Алтын Урданың таркалу вакытындагы тарихын сәнгатьчә интерпретацияләү. Төрле декорацияләр фонында көрәшләр, бәйрәмнәр күрсәтелә. Шулай ук мәхәббәт "өчпочмагы" да бар. Батый ханның рухы ике күренештә дә дәүләтне коткарып калырга тырыша, ләкин бу чынга ашмый.
Бүген тамаша залы тулы иде. Тамашачылар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә булды.
Шулай ук спектакльне "Telmondis" компаниясе генераль директоры Денис Морлье һәм аның президенты Антуан Персе карады. Алар милли балетны “Mezzo” Европа телеканалында туры трансляцияләү белән кызыксына.
Мартта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләре белән очрашкан иде, ирешелгән сөйләшү кысаларында июльдә “Шаляпин. Нуриев. Казан” опера-балет фестивале гала-концерты Европа телеканалларында күрсәтелде.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.