Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты.
Утырышта депутатлар бертавыштан “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында” закон проектын якладылар, ул өченче йомгаклау укылышында кабул ителде. Шулай ук беренче һәм соңгы укылышларда “ТР да гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” ТР законының 12 һәм 13 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты кабул ителде.
Депутатлар ТР төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифовның “Торак төзелеше үсешенә булышлык турында” Федераль законының 166 маддәсен гамәлгә ашыру чаралары турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты турындагы докладын тыңладылар.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Морад Гаделшин, депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән, “Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алуга әзерлек буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР закон проектын тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Валентина Липужина “Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексына үзгәрешләр турында” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы закон проектына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын тәкъдим итте.
Бүген депутатлар 2014 елның 14 сентябрендә булачак республика парламенты депутатларын сайлауны уздыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын расладылар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин доклад ясады.