Минтимер Шәймиев, Мостафа Җәмилев аларның очрашуыннан канәгать калды, дип саный

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән Украина һәм Кырымдагы вазгыять турында фикер алыштылар.

1991-2013 елларда Кырым татарларының Милли мәҗлесен җитәкләгән Мостафа Җәмилевне, Кырым татарлары үзләренең милли лидеры дип саный. Бүген ул Мәскәүдә булды. Алдарак Россия Президенты В. Путин аның белән телефон аша, автономиядә референдум булыр алдыннан Кырымдагы вазгыять турында фикер алышты.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Мостафа Җәмилев белән әңгәмә бик дустанә төстә узды. “Минем уйлавымча, безнең арада ачык һәм ышанычлы сөйләшү булды. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Ул безнең әңгәмәдән, һәм берсүзсез, Россия Президенты В.В. Путин белән фикер алышу мөмкинлегеннән канәгать калды”, диде Минтимер Шәймиев.

“Референдум игълан ителгән. Референдумда Кырымның күпчелек халкы тавыш бирәчәк, куелган сорауга җавап бирәчәк. Мондый шартларда үз халкың өчен булганны сакларга һәм тагында күбрәк булдырырга кирәк.Хәзерге очракта анык гарантияләр булырга тиеш. Шушы көннәрдә Кырым татарларының статусын һәм вәкаләтләрен, хакимият органнарында һәм парламентта вәкиллекләрен киңәйтү турында карар кабул ителде, һәм мин әйтергә тиеш, Мостафа бәй моңа уңай һәм аерым канәгатьләнү белән карый”, дип белдерде ул.

“Бу аларның туган җирләре, шуңа күрә бу хокукларның тәэмин ителүе бик мөһим, анык гарантияләр кирәк, әгәр кирәк икән алар төп законда беркетелергә һәм дәүләтнең башка законнары тарафыннан якланырга тиеш”, дип саный Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International