Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
29
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
9 айда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. сум тәшкил иткән
Агымдагы елның 9 аенда “Татпотребсоюз”ның ваклап сату күләме 3,2 млрд. 192 миллион сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 116 процент дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов белдерде.
Сәүдә эшчәнлегендә 1576 мең сумлык тауар саткан Балык Бистәсе районы кооперативлары зур уңышларга ирешкән, Югары Ослан - 1548, Ютазы - 1423, Бөгелмә - 1379, Чүпрәле – 1306, дип шәрехләде М.Фәттахов. Биектау райпосында (539 мең сум), Балтач (595), Алексеевски (660)да сәүдә хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе түбән булуы теркәлгән.
Казанда урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укытуга нисбәтле җыен уза
Казанда 30 октябрьдә “Урта мәктәптә “Рухи-әхлакый культура” циклы предметларын укыту методологиясенә Ислам карашы” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Җыенны ТР Мөселманнары диния нәзарәте Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә оештыра.
М. Гафури театры яңа премьера әзерләде
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры милли театр сәнгатен сөючеләрне яңа эше белән сөендерә.
Быелгы сезондагы беренче премьераны әзерләп бетте данлыклы академтеатр коллективы. Иҗат көчләре бу юлы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗатына мөрәҗәгать итте. Каләм һәм сүз остасының “Авыл адвокатлары” әсәрен сәхнәләштерде гафурилылар. Шушы эшне алар яңа гына 90 еллык юбилее билгеләнгән Мостай Кәрим рухына багышлады.
Алабуга мәктәпләрендә “Телләр көннәре” үткәрелә
Алабуга районы мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Телләр көннәре” үткәрү тәкъдим ителде.
28
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
КДУ үзенең брендын саклап калачак, аның яңа институтлары, факультетлары барлыкка киләчәк
Матбугат һәм коммуникация чараларында соңгы вакытта федераль университетлар оешу мәсьәләсе буенча күп сүз булу һәм аларның кайберләре дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәү сәбәпле, бүген Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, шул хакта аңлатма бирү өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистлар белән очрашу үткәрде.
Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачылды
28 октябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы ачылды. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Казан мэриясе оештырды.
Казанда «Киләчәккә илтә торган поезд» Бөтенроссия акциясе башланды
«Киләчәккә илтә торган поезд» Бөтенроссия накротикларга каршы программасы үзенең эшен Казан акциясе белән төгәлли, ә 2003 елда старт алган һәм илнең күп кенә шәһәрләрендә булган, 2009 елга кадәр исәпләнгән шушы исемдәге программа Татарстан башкаласыннан соң Мәскәүдә йомгак ясый һәм ул Казандагыча үтә, ләкин тагын да күләмле була.
Бүген республика мәктәпләрендә “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе уза
Бүген республиканың барлык гомумбелем бирү учреждениесендә – 2300дән артык мәктәптә “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе узачак. Парламент дәресе – ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты.
Парламент дәресе – бер тапкыр гына уздырыла торган акция түгел. Әлеге дәреснең максаты - укучыларның сәяси культурасын формалаштыруга, гражданинның социаль-сәяси тормыштагы ролен аңлауга, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен үстерүгә булышлык итү.
27
октябрь, 2009 ел
сишәмбе
26 декабрьдә “Баскет–холл”да республика яңа ел чыршы бәйрәме уза
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының 26 декабрьдә “Баскет–холл”да республика яңа ел чыршы бәйрәме уздыру турындагы бойрыгына кул куйды.
ТР Хөкүмәте грантына ия 95 кешедән торган исемлек төзелгән
ТР Икътисад министрлыгында 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлау буенча конкурс комиссиясе эшенә нәтиҗә ясалды.
Утырышта катнашучылар 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлап алу конкурсы комиссиясе эшенә нәтиҗә ясадылар. ТР Икътисад министрлыгының сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте грантына ия 95 кешедән торган исемлек төзелде. Агымдагы елның сентябрендә исемлек республика комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды һәм килешүләр төзү өчен ТР мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде. Исемлек ТР Икътисад министрлыгы сайтының “Кадрлар сәясәте” бүлегендә дөнья күрде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз