Алабуга мәктәпләрендә “Телләр көннәре” үткәрелә

2009 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
Алабуга районы мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Телләр көннәре” үткәрү тәкъдим ителде.

Аның максаты - татар телен саклау һәм яклау, аны куллану өлкәсен киңәйтү, ике теллелек шартларында татар һәм рус телләрен бер дәрәҗәдә куллануны тәэмин итү, укучыларда телгә карата кызыксыну уяту. Боерык нигезендә аны үткәрү графигы да расланган: дүшәмбе Татар теле көне дип игълан ителгән, чәршәмбе һәм җомга - рус һәм инглиз көннәре. 10 нчы мәктәптә Татар теле көне уңышлы үткәрелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International