ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты. 

Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.   

Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.


20
май, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Изге Болгар җыены" бәйрәмен тантаналы ачуда катнашты.

Быел “Изге Болгар җыены”на Россиянең барлык төбәкләреннән 50 меңләп мөселман килгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.

Төп максат - Идел Болгарының рәсми рәвештә исламны кабул итү көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашу. 


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Иран Ислам Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, Бөтендөнья мәзһәбләрне якынайту оешмасы генераль  секретаре урынбасары Манучехр Моттаки белән очрашты. 

Бүген Казан Кремлендә тарихи вакыйга. Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләре җир куенына иңдерелде. 1977 елда Казан Кремлендә табылган ханнарның каберләре мавзолей-төрбәгә урнаштырылды. Җәсәдләрне күмү дини йоласында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнашты.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм парады узды.  

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Бүген Казанның Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салдылар.

Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International