Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантана узды.
Тантана башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар республикада 1926 елдан башлап Конституция кабул итү тарихына багышланган күргәзмәне карадылар.
Күргәзмәдә президентлар Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның инаугурациясеннән булган һәм Россия президентлары Борис Ельцин һәм Владимир Путинның Татарстанга килүен чагылдырган истәлекле фоторәсемнәр, 90 нчы елларның тарихи документлары һәм Минтимер Шәймиевнең шәхси авторучкасы бар иде.
Тантаналы чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика дәүләтчелегенең төп өлгесен, нигезен формалаштырып, Татарстан Конституциясе тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, мәдәниятләрне һәм телләрне саклап калуга һәм үстерүгә, гражданлык тынычлыгын һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә ярдәм итте. Моннан тыш, Төп закон демократияне ныгыту, республиканы социаль-икътисадый үстерү, Россия Федерациясе халыкларының федерализм принципларында тарихи бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудырды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе катлаулы тарихи шартларда барлыкка килде, дип искә төшерде. “Җәмгыятьнең икътисадый һәм сәяси корылышындагы җитди үзгәрешләрне законнар белән беркетү зарурияте килеп туды. Кызганычка каршы, дәүләт хакимиятенең иң югары органнарының эшчәнлеге 90 нчы еллар башында үсә барган каршылыклар аркасында төрле яктан тоткарланды, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Россиянең яңа Конституциясе булмаган бу шартларда закон чыгару инициативасын федерациянең аерым субъектлары, шул исәптән безнең республика, үз өстенә алды”.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Конституциясен кабул итәр алдыннан зур әзерлек эше башкарылды. Республика парламенты карары белән төзелгән Конституция комиссиясе ике елдан артык эшләде. Конституцион корылышның бөтендөнья модельләре һәм практикалары тәҗрибәсе өйрәнелде.
“Әлеге Конституциянең фундаменталь постулаты Татарстан Республикасының күп милләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын белдерү булды. Республикада яшәүче барлык халык вәкилләре турында кайгырту, ватандашларыбызга ярдәм итү - бүген дәүләт милли сәясәтенең әйдәп баручы юнәлеше”, - дип өстәде ТР Президенты.
Конституциянең татарстанлыларның күп өлеше сөйләшә торган татар һәм рус телләренә дәүләт стаусы бирү турындагы нигезләмәсе иҗтимагый консенсусны чагылдырды. “Бүген барган бәхәсләр кабат бу теманың четреклелеген күрсәтә. Дистәләгән еллар буена милли мәгарифтә уңышлар белән бергә беркадәр проблемлар да җыелган. Ышанам, без дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнү һәм файдалану буенча барлыкка килгән мәсьәләләрне Конституция нормалары нигезендә оптималь хәл итәрбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яңа өндәүләрне һәм иҗтимагый үсешне исәпкә алып, Конституция нормаларына билгеле бер төзәтмәләр дә кертелә. Әмма республика Конституциясенең фундаменталь принциплары үзгәрешсез кала.
“Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү – дәүләт хакимияте органнары эше генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм гражданнар җәмгыяте институтлары эше дә. Бу - туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.