Аллага шөкер, бүген изге җиребездә - Бөтендөнья мирасына әйләнгән борынгы Болгарда очрашырга насыйп булды. Бу – барыбыз өчен дә куанычлы хәл. Татарстанның күпмилләтле халкы, ил һәм республика җитәкчелеге тырышлыгы белән, “Яңарыш” Фонды ярдәме белән Болгарыбыз яңарды, җанланды, тарихи ядкәрләребез төзекләнде. Моның белән без рухиятебезне яңартуга зур, мөһим адым ясадык дип саныйм. Чөнки мирасыбызны саклау һәм торгызу бер үк вакытта аларга тәңгәл рухиятне яңартканда гына кыйммәткә ия була.
Изге Болгар - Россия мөселманнары өчен аеруча кадерле җир. Биредә, 922 елда, ата-бабаларыбызның Идел буе Болгар дәүләте, хәзерге Россия территориясендә беренче булып, Ислам динен ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән. Диннәргә тигез караш, игелек, әхлак, белемгә омтылыш кебек кыйммәтләргә нигезләнгән ислам дине тынычлык һәм хезмәт сөюче болгарларның күңеленә хуш килгән.
Без барыбыз да беләбез, ислам дине белем алуны һәр мөселман алдына бурыч итеп куя, гыйлем алу - бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз гамәл. Мөхәммәт пәйгамбәр болай дигән: “Галим, йә белем алучы, йә галимнәр сүзенә колак салучы, йә аларга мәхәббәт итүче бул, әмма бишенчесе булма – һәлак булырсың”. Болгарлар бу хәдискә һәрвакыт тугры булган. Болгар дәүләтендә фән, мәдәният, сәнгать, медицина, шулай ук дини тәгълимат шактый югары үсешкә ирешкән.
Менә моңа бер әһәмиятле мисал: Болгар галиме Ягкуб ибне Ногман инде 1080 елда ук шушы җирлектә “Дар – әл - Голум”, ягъни, Гыйлем йорты, безнеңчә әйткәндә, университет ачкан.
Мы все знаем, что в исламе особо ценятся знания и образование. «Знания – это душа ислама и опора религии», - так говорится в известном хадисе пророка Мухаммеда. Болгары, исполняя пророческий завет, любили знания и всегда тянулись к постижению нового.
Известно, что уже в 1080 году булгарским ученым Ягкубом ибн Нугманом был открыт “Дар – уль – Гулюм” (“Дом знаний”) или, говоря современным языком, университет. Он стал не просто учебным центром самого северного мусульманского государства, но и получил международное признание. Булгарское государство стало одним из востребованных той эпохой центров ханафитской школы, мысли и права. Многонациональность, многоконфессиональность, различный уклад жизни – все это накладывало свой отпечаток на развитие ханафитской богословской мысли в Болгаре.
В последующих веках эти традиции были успешно продолжены выдающимися татарскими просветителями и религиозными деятелями как Габденнасир Курсави, Шигабутдин Марджани, Галимджан Баруди, Муса Бигиев, Исмаил Гаспринский, Ризаэтдин Фахретдин, Садри Максуди, Юсуф Акчура, Хади Атласи, Гаяз Исхаки и другие.
Таким образом, пройдя через века, через эпохи Волжской Булгарии, Золотой Орды, Казанского ханства все это превратилось в уникальное явление — ислам поволжских татар, российский ислам или, как я всегда говорю, ислам на снегу.
Поэтому мы с вами и собрались именно здесь - в Болгаре. Следует осознать этот исторический момент: сегодня мы, образно говоря, соединяем нить времен, разорванную когда-то волею судеб нашего народа и нашей страны.
В настоящее время мусульманский мир и все мировое сообщество столкнулось с невиданным по размаху терроризмом, который, творя бесчинства, пытается рядиться в исламские одеяния, использует символы и учения ислама.
Как точно определил Президент нашей страны Владимир Владимирович Путин, эти террористы своими кровавыми преступлениями оскверняют величайшую мировую религию — ислам. Это зло можно остановить только общими усилиями, в том числе распространяя доброе слово, правильное мировоззрение, верные знания, основанные на истинных источниках исламского учения. Поэтому высокая поддержка руководства страны, и прежде всего Президента Российской Федерации, воссоздания мусульманского духовного центра - Булгарской исламской академии имеет огромное мировое значение.
Сегодня, Булгарская исламская академия открывает свои двери тем, кто любит знания, стремится к ним, намерен использовать их во благо мусульман, республики, и всего российского общества. Надеюсь на то, что она станет достойным продолжателем традиций отечественного, просвещенного ислама.
Основная задача академии, на мой взгляд - воспитать, взрастить - на примере выдающихся татарских богословов XVIII–XX веков – поколение современных религиозных деятелей-ученых высокого уровня, с глубочайшими знаниями, непререкаемым авторитетом, способных убеждать и противостоять экстремистским течениям.
Желаю всем участникам конференции успехов и благополучия. И пусть Всевышний примет наши добрые дела.
Алда безне зур эш көтә: Болгар ислам академиясе эшчәнлеген башлап җибәрү, дини белем нигезләрен ныгыту, дини мәгариф системасын камилләштерү, ил һәм республика күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә заман таләбенә җавап бирерлек укымышлы дин әһелләре әзерләү. Бүгенге көндә, хәзерге катлаулы вазгыятьтә без биредә тәрбияләнәчәк тирән белемле, камил рухлы, инсафлы дин әһелләренә - үз илебез балаларына зур өметләр баглыйбыз.
Барчабызга да сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, ислам динен үстерү һәм ныгыту юлында көч-егәр һәм зур уңышлар телим.
Хәерле сәгатьтә!