Великая Победа всегда с нами!

11 мая 2005 г., среда
Хөрмәтле парадта катнашучылар!
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне кайнар сәламлим һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Алтмыш ел элек – 1945 елның 9 маенда капитуляция ясаган Берлинда совет солдаты кешелек дөньясы тарихындагы иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышка нокта куйды – Җиңү байрагын күтәрде. Җиңү илебезнең дан-шөһрәтен һәм абруен моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрде, халык рухының җиңелмәс символына әверелде. Без Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган җиңүчеләр батырлыгы алдында баш иябез.

Бу Бөек Җиңү – даими армия сугышчылары, партизаннар һәм тыл хезмәтчәннәре - гомумән илебезнең күпмилләтле халкының уртак фидакарьлеге нәтиҗәсе.

Безнең Татарстан гына да фронтка үзенең җиде йөз меңнән артык улларын һәм кызларын озатты. Аларның яртысы сугыш кырларында ятып калдылар. Икейөз мең якташыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, ике йөз илледән артык кеше Советлар Союзы Герое һәм Дан Орденының тулы кавалеры дигән мәртәбәле исемнәргә лаек булды.

Сугыш елларында республика чын мәгънәсендә «хезмәт фронтына» әверелде. Дистәләгән промышленность предприятиеләре хәрби техника, сугыш кирәк–яраклары чыгарды, конструктор бюроларында киеренке эш кайнады. Авыл хуҗалыгы фронтка миллионлаган тонна азык–төлек бирде. Меңләгән сугышчы бездә урнашкан госпитальләрдә сәламәтлекләрен ныгытты. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» - бу лозунг ул чорда тормышыбызның төп мәгънәсенә әверелде. Бөтен Совет халкы Бөек Җиңүгә бик кыйммәт бәя түләде. Сугышның утлы давылы бөтен илне айкап чыкты, һәр йортка кайгы–хәсрәт китерде, берничә буын кешеләренең тормышын һәм җанын көйдереп узды. Егерме җиде миллион кешенең тормышы, җир йөзеннән юкка чыккан шәһәрләр һәм авыллар, исәпсез–хисапсыз гарипләр һәм ятимнәр, юк ителгән яисә илдән урлап читкә чыгарылган тарихи һәм мәдәни ядкарьләр – бу яралар халкыбыз җанында беркайчан да төзәлмәс. Хөрмәтле ветераннар!

Сез җиңү яулап, үз җиребездә үзебез хуҗа булу хокукын саклап калдыгыз. Шуңа күрә безнең һәм киләчәк буыннарның изге бурычы - бу мөмкинлектән тулысынча файдалану, республикабызны тагын да ныгыту һәм алга җибәрү.

Кадерле дуслар!

Бөек бәйрәмнәр хөрмәтенә парадлар уздыру – халкыбызның күптәннән килгән күркәм традициясе. Парад – ул буыннар очрашуы, бүген чал чәчле ветераннар да, Казан гарнизоны хәрбиләре дә, училище курсантлары да бер тыгыз сафта басып торалар. Бөек Җиңү эстафетасының ышанычлы кулларда булуына нәкъ менә монда тагын бер кат инанасың.

Еллар, гасырлар узар, ләкин Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр. Сезгә чын күңелдән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.

Авыр сугыш елларында Ватан өчен башларын салган каһарманнарның истәлеге мәңге яшәсен! Җиңүчеләргә дан вә хөрмәт!

Уважаемые участники парада!
Ветераны Великой Отечественной войны и труженики тыла!
Военнослужащие казанского гарнизона!

От имени Государственного совета и Правительства Республики Татарстан, от себя лично приветствую и сердечно поздравляю вас с Днем Победы в Великой Отечественной войне! Шестьдесят лет назад – 9 мая 1945 года в поверженном Берлине советский солдат поставил победную точку в самой страшной и кровопролитной войне, которую когда-либо знало человечество. Победа стала символом непобедимости народного духа. Мы преклоняемся перед мужеством и стойкостью поколения победителей, отстоявшего свободу и независимость нашей Родины.

В этой Великой Победе слились усилия бойцов регулярной армии, партизан и тружеников тыла, одним словом - всего нашего многонационального народа.

Победу ковала вся страна. Только Татарстан направил на фронт более семисот тысяч своих сынов и дочерей. Половина из них сложили головы на полях сражений. Двести тысяч земляков были награждены орденами и медалями, свыше двухсот пятидесяти стали Героями Советского Союза и полными кавалерами Ордена Славы. Навечно золотыми буквами в летопись Великой Отечественной войны вписаны имена Мусы Джалиля, Гани Сафиуллина, Николая Столярова, Фарида Фаткуллина, Петра Гаврилова, Гали Загитова, Магубы Сыртлановой, Михаила Девятаева и многих других их боевых товарищей.

В годы войны республика стала поистине «трудовым фронтом». Десятки промышленных предприятий выпускали военную технику, боеприпасы, напряженно работали конструкторские бюро. Наше сельское хозяйство дало фронту миллионы тонн продовольствия. Тысячи бойцов поправляли здоровье в госпиталях. «Все для фронта, все для Победы!» - этот лозунг стал смыслом всей нашей жизни.

Великая Победа далась нам великой ценой. Двадцать семь миллионов человеческих жизней, стёртые с лица земли города и сёла, уничтоженные и вывезенные из страны памятники истории и культуры – эти раны никогда не заживут в душе нашего народа.

Отстояв Родину, вы, уважаемые ветераны, отстояли само право на жизнь, право быть хозяевами на своей земле. Святой долг нынешнего и будущего поколений, всех нас - и дальше укреплять, развивать родную республику. Быть достойными памяти отдавших за это свою жизнь.

Дорогие друзья!

Парады в честь великих праздников – давняя и любимая народом традиция. Парад – это встреча поколений, смотр их преемственности. Сегодня в одном ряду стоят убеленные сединой ветераны, военнослужащие казанского гарнизона и курсанты училищ. Именно здесь наглядно убеждаешься в том, что эстафета Великой Победы в надежных руках.

Пройдут года, десятилетия, века, но память о Великой Победе и её творцах будет жить вечно. От всей души желаю вам счастья, мира и благополучия.

Вечная память тем, кто пал в годину лихолетья!

Слава народу - победителю и его доблестной армии!

Ура!

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International